18 июль 2026 16:19
Тел кимчелекләрен бетерү
Дөрес сөйләшү серләре Тел кимчелекләрен бетерү Бала үз вакытында дөрес сөйләшеп китсен өчен, түбәндәге шартларның үтәлүе мөһим:
*Баланың гомуми ишетүе һәм сөйләмне аңлавы;
*артикуляциянең (сөйләм органнарының) нормаль булуы;
*баланың физик һәм психик яктан сәламәтлеге;
*бала тәрбияләгән кешеләрнең ана телендә дөрес һәм аңлаешлы сөйләме.
Ике-ике ярым яшькә сүз байлыгы ун-егермедән артмаган, ә җөмләләре ике сүздән узмаган яки сөйләшүе әти-әнисеннән башка берәүгә дә аңлашылмаган балаларны кичекмәстән логопедка, психоневрологка, педиатрга күрсәтергә кирәк. Белгечләрнең бергәләп эшләве сөйләмгә генә түгел, сабый организмының башка функциональ системасына да ярдәм итәр.