03 февраль 2026 11:33
ТЕЛ КӨРМӘКЛӘНДЕРГЕЧЛӘР
Тел көрмәкләндергечләр — халык тарафыннан иҗат ителгән тел төзәтү (логопедик) чаралары.
** Әрәмәдәге әрем әче. (ә)
** Башта башлап, баскыч башына бас. (б)
** Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра. (с, з)
** Кара карга кардан бара, канатларын кага-кага. (к, р, г)
** Кар аттым, кар аттым, ап-ак карны каралттым. (к,р)
** Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык, чык-чык, кошчык, очып
чык. (ч, к)
** Тукый, тукый тукыган, тугыз талны чукыган. (т, к)
** Тау башында таллыкта тукраннар тукылдый. (т)
** Такта какма, капка как! Капка какма, тотка как! (т, к)
** Таулар биек таллардан, тал бөресе балланган. (л)
** Юлга егылгаласам да, елгага егылгалаганым юк. (е, г)
** Җәйнең ямьле көннәрендә җиләк җыя Җәмилә. (җ)
*