Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 июль 2026 14:47

Тылсымлы Төлкебәй һәм җиләк кәрзине.

Зөлфия Кәрим кызы Йосыфалиева.

Бер тылсымлы урманда, үләннәре зөбәрҗәт ташыннан да яшелрәк булган җирдә, Төлкебәй исемле кечкенә бер төлке баласы яшәгән. Аның очы ак төстәге йомшак, кабарынкы койрыгы, хәйләкәр сары күзләре һәм бик үткен дөньясы булган. Бу урманда Төлкебәйнең иң зур уйлап табучы һәм хәйләкәр икәнен барысы да белгән. Беркайчан да аның хәйләсе явыз булмаган. Ул аны күңелле уеннар һәм дусларына ярдәм итү өчен генә кулланган.

Бервакыт кызу җәйге көндә Төлкебәй  һәм аның дусты,  Йомшаккай исемле куян баласы, карт алмагач төбендә өлгергән җир җиләге белән тулы зур бер кәрзин тапканнар. Җиләкләр зур, татлы һәм шулкадәр тәмле исле булганнар! Дуслар гына җиләк белән сыйланырга утырганнар иде, куаклар арасыннан шарт-шорт килеп маймычлап атлаучы Аю Аюбәй чыккан.

— Оһо, нинди күп җиләк! — дип үкергән Аюбәй. — Нәниләр, тизрәк моннан ычкыныгыз, хәзер бу минем кәрзин!

Куян баласы куркуыннан калтырый башлаган, ә төлке баласы аның сүзенә колак та салмаган.  Ул күзләрен хәйләкәр кыскан да болай дигән:

— Ай, Аюбәй абый, ал, ал, әлбәттә! Безгә кызганыч түгел. Тик син саграк бул. Без бу кәрзинне умарта корты калкулыгы янында гына таптык бит. Кортлар шулкадәр ачуланганнар, хәтта бу җиләкләрне тылсымлаганнар! Кем иң беренче җиләкне ашый — аның шунда ук колаклары шиңәчәк һәм койрыгы өзелеп төшәчәк!

Аюбәй кинәт  катып калган.

— Ничек инде — өзелеп төшәчәк? — дип сораган ул куркып. — Ә аның тылсымлы икәнен ничек тикшерергә соң?

 Төлкебәй нәкъ менә шуны гына көткән дә. Ул зур белдекле кыяфәт белән бармагын өскә күтәргән:

— Менә ничек! Тылсым бары тик зур аюларга гына тәэсир итә. Ә кечкенә төлке һәм куян балаларына ул куркыныч түгел. Рөхсәт ит, без Йомшаккай белән хәзер бөтен өске җиләкне ашап, «тылсымны бетерәбез», ә сиңа иң татлы аскы җиләкләрне калдырабыз?

Аюбәй мондый бәладән җиңел генә котылуына шатланган, агач төбенә утырган да көтә башлаган. Ә төлке һәм куян балалары күңелле һәм тиз генә җир җиләген ашырга керешкәннәр.

 Төлкебәй Йомшаккайга күз кыскан, һәм алар бер-бер артлы сусыл җиләкләрне капкалаганнар.

Кәрзиндә нәкъ ярты җиләк калгач, Төлкебәй туклыктан иреннәрен ялаган һәм әйткән:

— Уф, Аюбәй абый! Тылсым алынды, колаклар урында! Ләкин без сине коткарабыз дип шулкадәр туйдык, хәзер берне дә ашый алмыйбыз. Калганын ал, хәзер җиләк бөтенләй куркынычсыз!

Аюбәй канәгатьләнеп мыгырданган, калган җиләкләрне ашап бетергән һәм төлке баласына «коткарганы» өчен рәхмәт әйткән.

Өйгә кайтыр юлда куян баласы  Йомшкаккай дустыннан акрын гына сораган:

—Төлкебәй, ә умарта кортлары чынлап та җиләкне тылсымлаган идеме әллә?

Төлке баласы күңелле итеп көлеп җибәргән, кабарынкы койрыгын селтәгән һәм җавап биргән:

— Алйот катыш икәнсең, әлбәттә юк! Йә, уйлап кара, без аю белән бәхәсләшә башласак, ул бездән бөтен кәрзинне тартып алыр иде. Ә болай — без дә тук, аю да канәгать, һәм беркем дә ачуланышмады!

Менә шулай кечкенә төлке баласына аның хәйләсе һәм тапкырлыгы авыр вакыйгадан яхшы гына чыгарга ярдәм иткән.