01 февраль 2026 11:47
Уйныйсы килә
Заһирә Гомәрова
Нәни Айрат әтисе белән саф һавада йөреп керде.
— Әтиең белән кая бардыгыз? — дип сорады әнисе.
— Урамда йөрдек. Эт күрдек.
— Нинди эт?
— Менә шундый зур эт, — дип, Айрат кулларын җәеп җибәрде. — Йонлач башы телевизордагы аюныкы төсле үк иде.
— Дөрес әйтә, — диде әтисе. — Бик матур эт иде.
— Әти аны миңа сыйпарга кушмады.
— Дөрес эшләгән, ул сине тешләгән булыр иде.
— Юк, аның күзләре шундый матур иде. Гел миңа гына карап торды.
— Ни өчен икән? — дип гаҗәпләнгән булды әнисе.
— Аның да минем белән уйныйсы килә иде, тик аны
җибәрмәделәр генә.
— Кем җибәрмәде?
— Аны бауга бәйләп тоткан әтисе инде.
Әнисе көлеп җибәрде. Әтисе дә көлде. Алар көлделәр, Айрат кына берни дә төшенмәде.