Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 мая 2024 14:16

Үрдәк беренчелекне алган (Әкият)

Беркөнне Сыер белән Кәҗә янына Тавык белән Үрдәк килеп туктаганнар да яңа хәбәр белдергәннәр:

— Иртәгә йорт хайваннары һәм кошларның һөнәрләрен сынап карыйлар. Кем үзенең һөнәрен яхшы күрсәтә, шуңа бүләк биреләчәк, — дигәннәр. Иң беренче булып Кәҗә акырырга тотынган: 
— Мин шундый матур итеп җырлап күрсәтермен, бөтенесе хәйран калыр, — дигән.
 — Ә мин йөгерү ярышында катнашырмын, — дигән Сыер.
 — Минем җырлаганым бар инде, бу юлы биеп күрсәтергә кирәк, — дигән Тавык.
 — Мин белмәгән эшкә тыгылмыйм. Сәхнәгә чыгам да бакбак итеп бакылдап күрсәтәм, шул җитәр, — дигән Үрдәк. Менә икенче көнне, боларның һөнәрләрен тикшерү өчен, комиссия килгән. Аю бабай, күзлеген киеп, бик игътибар белән күзәтеп торган. Төлке язып барган. Кәҗәнең бакырганыннан бөтенесе шаркылдап көлгән. Сыер, йөгерергә чыккач, абынып егылган. Тавык та биемәкче булган икән, чалыш атлап мәтәлеп киткән. Ә Үрдәк сәхнәгә чыккан да үзенчә бакылдаган. Аңа барысы да гөр килеп кул чапканнар. Һәм, үз телендә матур итеп шигырь сөйләгәне өчен, аңа сулы ләгән бүләк иткәннәр.