29 июль 2026 14:33
Үзебезчә бүлдек
Иртән әни өчебезгә
Бирде ике мандарин.
«Үзегезчә бүлегез», — дип
Өстәп куйды аннары.
Берсен, тизрәк үссен диеп,
Энебезгә бирдек без.
Икенчесен сеңлем белән
Кыл урталай бүлдек без.
Хәкимҗан Халиков