Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 апрель 2026 14:56

ВӘТ КОЕНДЫК ИЧМАСАМ

Амур Фәләхов, Казан-Чаллы

Кич җитеп йокларга ятар алдыннан, Артур белән Инсаф иртәнге аштан соң елга буена барырга сүз куештылар.

- Мин шундый шәп урын беләм! – дип пышылдады Артур дустының колагына. - Суы чип-чиста, салкынча. Тирән дә түгел, теләсәң дә батмыйсың. Нәкъ безнең кебек йөзә белмәгән кешеләр өчен.

- Ярар алайса, иртәгә иртүк шунда барырбыз! Коенырбыз рәхәтләнеп! Тик бүтәннәргә әйтмә яме, юкса барысы да шунда чабачак һәм без тагын алар аркасында йөзәргә өйрәнмәячәкбез! – диде Инсаф.

Иртә кояшлы иде. Эссе. Ачык тәрәзәдән кошлар шулкадәр матур сайрый, балаларны урамга, саф һавага чакыра. Шундый шартларда тынчу бүлмәдә нишләп утырырга кирәк?! Артур белән Инсаф иртәнге аш тәмамланганын түземсезлек белән көтеп алдылар да, башка балалар кебек үк, тиз генә үз караватларын җыештырып куйдылар.

Иртәнге линейкада вожатый балаларга лагерь урнашкан хуҗалык җитәкчелеге үтенечен җиткерде:

- Күмәк хуҗалыкка кипкән печәннәрне тизрәк җыеп алырга кирәк, чөнки хәзер бик эссе булса да, тиздән яшенле яңгырлар көтелә. Хуҗалыкка ярдәм итәргә кирәк!

- Булышабыз! Булышабыз! – дип кычкырды балалар, берсен-берсе уздырып. – Зуррак болынлык бүлеп бирсеннәр. Без күп бит.

- Без күп! Без күбрәк! – дип кычкырдылар Артур белән Инсаф та, иптәшләренә ияреп.

- Су буена хәзер үк китеп булмый инде болай булгач, – дип пышылдады Артур дустының колагына, төштән соң барырбыз.

Печән җыярга бөтен лагерь чыкты. Балалар болынга сибелделәр. Берәүләр кипкән печәнне тырма-сәнәк белән тырмаладылар, икенчеләре аны көлтәләп бардылар. Болынны дәртле җырлар яңгыратты. Кояш та күктә болыт әсәре юклыктан файдаланып калырга булды, балалар өстендә туктап, аларның эшләвен күзәтеп торды, башларын, әллә ничә көн рәттән кызынудан көрән төскә кергән аркаларын тагын да ныграк кыздырды.

Болында бер-бер артлы коры печән көлтәләре калкып чыкты. Бер көлтә астында, күләгәдә, чиста су тутырылган чиләк тора. Кулларына сәнәк, тырма тоткан балалар берәм-берәм шунда йөгереп киләләр дә, ашыга-кабалана су йотып, кабат эшкә керешәләр.

- Менә шушындый эсседә рәхәт инде ул су коену! Иртән нәрсә... Иртән ул хәтле эссе түгел бит... Шушындый эсседә коенырга кирәк! – диде Артур үзалдына сөйләнгәндәй һәм күлмәк җиңе белән маңгаен сөртеп алды.

- Аһа, хәзерге шикелле нык эссе вакытта хәтта яхшы түгел! Менә без эшләп бетерүгә эссе дә бераз кимер! Шул чакта коенсак дөресрәк булыр! – диде Инсаф, дустына җавап итеп.

Төшке ашка кадәр печән җыелып та бетте. Көлтәләрне бер урынга туплап, әллә ни зур булмаган ике чүмәләгә өеп куйдылар да лагерьга, төшке ашка кайтып киттеләр.

Артур белән Инсаф сөлге-сабын ише кирәк-яракларын ашханәгә кергәндә үк үзләре белән алдылар.

- Менә хәзер рәхәтләнеп, туйганчы юынабыз инде! – диде Артур, дустының колагына пышылдап.

- Тихий час башланганчы өлгерергә кирәк! – диде Инсаф.

***

Һава шундый тынчу. Агачларда яфраклар селкенеп тә карамый. Күк йөзе кинәт караңгыланды, урман артыннан шыпырт кына зур куе зәңгәр болыт килеп чыкты. Артур белән Инсаф елгага турыдан, кыр аша гына йөгерделәр.

- Тизрәк, тизрәк! Без әле яңгырга кадәр коенып алырга өлгерәбез!

Кинәт көчле җил чыкты да әле генә балалар өеп куйган бер чүмәләне туздырырга кереште, очындагы бер кочак печәнне йолкып алып әллә кайларга ыргытты.

Малайлар, аһылдап, кирегә, лагерьга таба йөгерделәр.

- Егетләр! Чүмәлә очларын ныгытмаганбыз! Печәнне җил таратып бетерә! Торыгыз!

Балаларның күпчелеге инде йокларга яткан иде.

Артур белән Инсафның “Торыгыз! Торыгыз!” дип кычкырганын ишетмәгән кеше бөтен лагерьда калмагандыр.

Быргы тавышы яңгырады. Балалар дәррәү болынлыкка ташландылар. Юл буенча агач-куак ботаклары җыеп бардылар да чүмәләләрне шулар белән бастырып, каплап куйдылар. Шуны гына көткән кебек, җил кинәт тынып калды, яшен яшьнәде. Ул да булмады, дөбер-шатыр килеп күк күкрәүгә, яңгыр ява башлады! Эсседән сусаган, корылыктан гаҗиз булган һаваны сафландыручы, җанландыручы җылы җәйге яңгыр иде бу.

Эсселектән һәм кояш астында эшләүдән арыган балалар, җылы яңгыр астында калгач, нык шатландылар, шаяра-шаяра, куыша-куыша лагерьга кайтып киттеләр. Артур белән Инсаф та аларга иярде.

Чәчләреннән шыбыр-шыбыр су ага, яңаклары һәм күзләре ялтырап тора, футболкалары тәнгә ябышкан.

- Вәт коендык без ичмасам! - диде Инсаф авызын ерып. - Суы шундый чиста, салкынча. Тирән дә түгел, теләсәң дә батып булмый!

- Аһа, безнең ише йөзә белмәгән кешеләр өчен шәп инде! – Артур да дустына кушылып көлеп җибәрде...