Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 февраля 2025 13:13

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан шигырьләр

Тиздән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан балалар өчен шигырьләр тупланмасы.

Солдатлар

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган.

Зур абый да, солдат булып,

Ил чикләрендә торган...

 

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына,

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим әле аз гына.

Клара Булатова

 

Туган илнең улы мин

Бабайның да

Улы мин,

Әбинең дә

Улы мин,

Әтинең дә

Улы мин,

Әнинең дә

Улы мин,

Аларның уң кулы мин.

Бабай кебек

Булырмын,

Әби кебек

Булырмын,

Әти кебек

Булырмын,

Әни кебек

Булырмын,

Бернигә дә карамый.

Шулай булмый

Ярамый —

Соң бит инде

Олы мин,

Туган илнең

Улы мин!

Роберт Миңнуллин

 

Җәлил турында җыр

Әлифбадан укып беләм 
Муса Җәлил турында. 
Фашистлар белән көрәшкән 
Дошманның үз тылында. 


Туган илгә биргән антын
Тап төшерми саклаган. 
Палач башын кискәндә дә, 
Туган илен сатмаган.

Җырлар язган Муса Җәлил,
Каләм булган коралы.
Дошман килгәч, автоматка
Алмаштырган ул аны.

Муса Җәлил, Муса Җәлил,
Халкыбыз каһарманы!
Үлемсез аның исеме,
Мәңгелек аның даны.

Рафис Корбан

 

Минем бабай 

Минем бабам – капитан,

Сугышта булып кайткан.

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

 

Безнең илдә һәр бала

Уйнап-көлеп йөрсен дип,

Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Тыныч булып үссен дип,

 

Көрәшкән чакта бабам,

Әни

Нәкъ минем яшьтә булган,

Рәсем ясап, хат язып,

Бабама салып торган.

 

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан!

 

Эльмира Шәрифуллина

 

Безгә тынычлык кирәк

Шаулый урман, гөрли болын,

Яфрак яра тал тирәк,

Яшел бакча төзү өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

 

Тормышны, җирне ярату-

Безнең беренче теләк,

Зур заводлар салу өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

Әхмәт Ерикәй