Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 август 2026 15:01

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Әбием намаз укый – Миннән читтән карап торам; Аның һәр ым-хәрәкәтен Искәреп, барлап торам.

Өч тә түгел, дүрт тә түгел –
Нәкъ биш мәртәбә көнгә
Әбекәем намаз укый
Мин аңламаган телдә.

Иелә дә турая ул,
Турая да иелә – 
Шуңа, ахры, әбекәйнең
Сызламыйдыр биле дә.

Хәрәкәттә – бәрәкәкт, ди,
Минем әби тапкыр ул,
Көн дә физзарядка ясый –
Шуңа көләч, матур ул.


 

Физкультура

Көн дә күнегүләр ясыйм,
Гер күтәрәм, туп тибәм...
Шаккатмассыз, әгәр мәшһүр
Чемпион чыкса миннән.
Көч-җитезлек бәйгесендә
Эшләрем уңмаса да,
Шаккатмассыз, димен, хәер,
Чемпион булмасам да.


Көчле, нык булып, чыныгып,
Үсәсем килә тизрәк.
...Туган илне сакларга да,
Туган телне якларга да
Сәламәт акыл кирәк.


Газинур Морат