Балаларга көз турында шигырьләр
Көз Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта; Озак тормас, килер ак тунлы кыш та. Китә башлады бездән инде кошлар; Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. Габдулла Тукай Көз җитте Киң болыннарда, Урман-кырларда Агачлар, гөлләр Кибеп сулдылар. Уйсу җирләрдә, Елга-күлләрдә Көзге салкыннан Сулар туңдылар. Көннәр суынды, Чишмәләр тынды....
Көз
Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Габдулла Тукай
Көз җитте
Киң болыннарда,
Урман-кырларда
Агачлар, гөлләр
Кибеп сулдылар.
Уйсу җирләрдә,
Елга-күлләрдә
Көзге салкыннан
Сулар туңдылар.
Көннәр суынды,
Чишмәләр тынды.
Безне калдырып,
Кошлар да китте.
Кошлар шикелле,
Бергә гөр килеп,
Мәктәптә укыр
Вакытлар җитте.
Муса Җәлил
Кошлар киткәндә
– Сыерчыгым, нигә китәсең?
Сагынырмын сине, киткәчтен.
– Көз җитте бит инде, мин туңам,
Килгән идем җәйге костюмнан.
Бари Рәхмәт
Көзге яңгыр
– Апа, безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
– Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.
Мәрзия Фәйзуллина
Яфрак бәйрәме
Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин —
Кушыл син яңа җырга.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак —
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!
ЛәбибЛерон