Безгә Кәчедән язалар
Мин, Гарифуллина Рәмилә, Кәче төп гомуми белем мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы. Без 11 нче сентябрь көнне көзге табигатькә экскурсиягә чыктык. Икенче көнне шул экскурсиядән булган кичерешләр турында уртаклаштык. Ә мин үзем иҗат иткән шигыремне Сезгә җибәрәм. Табигатькә чыктык без... Көзнең ямьле бер көнендә Табигатькә чыктык без. Төрле уеннар уйнадык,...
Мин, Гарифуллина Рәмилә, Кәче төп гомуми белем мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы. Без 11 нче сентябрь көнне көзге табигатькә экскурсиягә чыктык. Икенче көнне шул экскурсиядән булган кичерешләр турында уртаклаштык. Ә мин үзем иҗат иткән шигыремне Сезгә җибәрәм.
Табигатькә чыктык без...
Көзнең ямьле бер көнендә
Табигатькә чыктык без.
Төрле уеннар уйнадык,
Рәхәтләнеп ял иттек.
Көзге үзгәрешләрне
Тырыша-тырыша күзәттек.
Көз дә безне яраткандыр,
Без дә аны үз иттек.
Инде тырышып укырга
Мәктәпкә дә барырбыз.
Бары тик яхшы гына
Билгеләр без алырбыз.