17 января 2020 12:15            
            
                
            
            
            
            
            
            
            
            
        
                            Кызык мәзәкләр
Өлгермәгән Кечкенә Шамил урамнан килеп кергәч, әнисе аның өс-башын күреп куркып киткән: — Әбәү, ни булды, балам, кайда бу хәтле пычрандың? Шамил: — Егылдым ла... Әнисе: — Шушы өр-яңа чалбарың беләнме? Шамил: — Ә мин аны салырга өлгермәдем ич...
Өлгермәгән
Кечкенә Шамил урамнан килеп кергәч, әнисе аның өс-башын күреп куркып киткән:
— Әбәү, ни булды, балам, кайда бу хәтле пычрандың?
Шамил:
— Егылдым ла...
Әнисе:
— Шушы өр-яңа чалбарың беләнме?
Шамил:
— Ә мин аны салырга өлгермәдем ич...
 
     
     
    
     
     
     
             
             
             
             
             
             
             
                                                            
                            
                        