Тимер атлар
Бүгенге көнебезне, яшәвебезне машиналарсыз күз алдына да китереп булмый. Алар безгә тиешле җиребезгә барырга, юллар үтәргә иң кирәкле чаралардан санала. Дуслар, сез кечкенәдән машинаның нәрсә икәнен белеп үсәсез, шулай бит? Чөнки бала чакта күбегезнең яраткан уенчыгы алар. Аннары әти-әниләребез белән бергәләшеп машинада авылга кайтасыз, кунакка, бакча-мәктәпкә йөрисез. Ә бит бик...
Бүгенге көнебезне, яшәвебезне машиналарсыз күз алдына да китереп булмый. Алар безгә тиешле җиребезгә барырга, юллар үтәргә иң кирәкле чаралардан санала. Дуслар, сез кечкенәдән машинаның нәрсә икәнен белеп үсәсез, шулай бит? Чөнки бала чакта күбегезнең яраткан уенчыгы алар. Аннары әти-әниләребез белән бергәләшеп машинада авылга кайтасыз, кунакка, бакча-мәктәпкә йөрисез.
Ә бит бик күп еллар элек сезнең яшьтәшләрегез автомобильнең нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмаган.
Ул вакытларда кешеләр атларда гына йөргән. Тора-бара аңа тәгәрмәчле арба уйлап тапканнар, кирәкле җирләренә шунда утырып барганнар. Ләкин атны ашатасы, карыйсы булган. Шуңа күрә кешеләр аны башка нәрсә белән алмаштыру ягын караганнар. 1600 нче елларда ук арбаны җилкәннәр белән йөри торган итеп ясап караганнар. Тик мондый ысул да яхшы булмаган.
1769 нчы елда Англиядә һәм Франциядә пар белән эшли торган машина уйлап табалар. Мондый автомобиль 10-15 минут кына бара алган, чөнки пар суынган һәм машинага урнаштырылган пар казанын яңадан җылытырга туры килгән.
19 нчы гасыр башында машиналарны пар белән түгел, ә двигатель белән, ягъни эчендәге ягулык хисабына үзе хәрәкәт итә торган итү өчен күп көч куялар. Шулай итеп 1886 нчы елда немец инженеры Карл Бенц двигатель белән эшләүче өч тәгәрмәчле автомобиль уйлап таба һәм ясый. Бу елны беренче машина уйлап табылган вакыт дип билгелиләр. Һәм бу тарихи вакыйгага инде 133 ел булган!
Алга таба автомобильләр камилләшә, яңалары уйлап табыла һәм төрләре барлыкка килә. Алар рәтенә җиңел машина, йөк машинасы, автобус, троллейбус, махсуслаштырылган автомобильләрне ( кар чистартучы машина, ашыгыч ярдәм машинасы һәм башкалар) кертәләр.
Россиядә беренче автомобиль уйлап табучылар Евгений Яковлев һәм Петр Фрезе тарафыннан 1896 елда төзелә. Беренче йөк машинасы АМО исемен йөртә. 1946 нчы елдан соң Москвич, Победа, Волга, Запорожец, Жигули кебек җиңел машиналар чыгарыла.
Чит илләрдә Шевроле, Кадиллак, Ситроен, Ягуар, Порш, Фиат,Рандж Ровер, Рено машиналары эшләнелә. Аларның күбесе камилләштерелеп бүгенге көндә дә чыгарылып килә. Бу рәткә заманча Тойота, Мерседес-Бенц, БМВ, Хонда, Форд, Фольксваген автомобильләре өстәлә.
Автомобильләр катнашында төрле ярышлар да уздырыла. Мәсәлән, Формула-1, Ралли-Дакар, картинг, автокросс һәм башкалар.
Машиналар тормышыбызда зур урын алганлыктан, алар турында күп кенә кино, мультфильмнар да төшерелә. Мәсәлән, «Тачки», «Робокар Поли һәм аның дуслары», «Такси» һәм башкалар.
Автомобильләр белән бәйле кызыклы фактлар:
Дөньяда иң озын автомобиль – 30,5 метрлы лимузин. Аның ике йөртүче кабинасы, 26 тәгәрмәче, ике моторы бар. Аны күбесенчә күргәзмәләр һәм кино төшергәндә кулланалар.
Космоска беренче булып очкан Юрий Гагаринга 12-04 ЮАГ(очу көне һәм Юрий Алексеевич Гагарин кыскартылмасы) номерлы Волга машинасы бүләк итәләр.
Иң кечкенә Пил исемле машина 1962 нче елда Англиядә чыгарыла. Аның озынлыгы 134 см, киңлеге 99 см була һәм аның эченә йөртүче генә сыя ала.
Күп кенә машиналарга аны уйлап табучылар исеме бирелгән. Мәсәлән, Форд, Порш, Рено,Роллс-Ройс машиналары шундыйлардан.
Иң күп автомобильләр җитештерүче илләр булып, Япония, Кытай, Көньяк Корея санала.
260 км га сузылган иң озын машиналар бөкесе 2010 нчы елда Кытайда була.
Иң зур автомобиль ул − Германиядә эшләнгән самосвал. Аның авырлыгы – 200 тоннадан артык. Мондый машина белән зур бер өйне күтәрергә булыр иде!
Җиңел машинага ничә кеше сыю буенча рекордны Шкода Октавиа куя. Аңа берьюлы 32 кеше сыя алган!
Автомобиль – борынгы грек һәм латин телләреннән тәрҗемә иткәндә, үзе хәрәкәт итүче дигәнне аңлата.