22 июля 2022 11:34
Ялкау өчен ботка суынган
Җиңнәребезне сызганып, без эшкә киттек. Кашык кадәр генә көрәгенә таянып, Ялкау очрады. — Болай ашыгып кая барасыз? — дип сорады ул бездән. — Эшкә барабыз,— дидек. — Мин дә сезнең белән барыйммы, әллә ботка пешкәнне генә көтимме? — диде Ялкау. — Төш җиткәнче, ботка пешкәнче эшләп алыйк, син дә...
Җиңнәребезне сызганып, без эшкә киттек. Кашык кадәр генә көрәгенә таянып,
Ялкау очрады.
— Болай ашыгып кая барасыз? — дип сорады ул бездән.
— Эшкә барабыз,— дидек.
— Мин дә сезнең белән барыйммы, әллә ботка пешкәнне генә көтимме? —
диде Ялкау.
— Төш җиткәнче, ботка пешкәнче эшләп алыйк, син дә бездән калышма, —
дидек Ялкауга.
— Сез эшкә барып җитеп, әйләнеп кайтып та өлгермәссез, мин дә
сезнең артыгыздан куып җитәрмен, — дип, Ялкау баскан урынында
йокымсырап калды.
Эшләдек. Арыдык. Ботка ашарга дип кайттык. Көрәк кадәр зур
кашыгын күтәреп, Ялкау тагын очрады.
— Ботка суынмас борын, мин дә ашыктым, — диде Ялкау.
— Ялкау өчен ботка күптән суынган, — дип, без ботканы үзебез
генә ашап бетердек.
Идрис Туктар