21 февраль 2026 10:36
21 февраль – Халыкара туган тел көне.
Энҗе Мөэминова
Туган телем
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул — минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул — минем туган телем.
«Балам!» — диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!» — дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
«Туган ил» дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.