20 августа 2025 11:16
Һөнәрләр турында шигырьләр
Кем кем була?
Илшат мөгаллим була,
Илдар зур галим була.
“Кибет ачам берүзем!” –
Диеп куйды Гөлйөзем.
“Бизнесмен!” – диде Марат,
Хәйләкәр генә карап.
Депутат була Таһир,
Ул күп сөйләргә маһир...
Үскәнен көтә-көтә,
Илгиз автобус “йөртә”.
Айгөл билет сатачак...
Йолдыз өйдә ятачак...
Ник эндәшми соң? Нигә?..
Озак уйлый бу Динә...
Менә ул телгә килде:
“Мин Динә булам!”- диде...
Ленар Шәех