23 октября 2025 11:21
Көзге табын
Фәнис Яруллин
Көзге табын — бай табын,
Кыяр, карбыз һәм кавын
Телем-телем теленгән,
Өем-өем өелгән.
Алмалары ал төсле,
Балкып туган таң төсле.
Капсаң эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.
Ә җимеше, җимеше,
— Ачысы бар, төчесе!
Яңа пешкән күмәчтер
Кайнар кояш төслесе.
Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга,
Бик бәхетле, бик шат без.