Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 марта 2025 09:37

Рамазан аенда

Йолдыз шигыре

Кояш баер вакыт җитсә

Йөгерәбез тыз да быз.

Тизрәк авыз ачсын диеп,

Әбигә эзлибез тоз.

Әби рамазан аенда

Көн буе ризык капмый.

Ничек ачтан үлмидер ул?

Шуңарга җавап тапмыйм.

Чәйне бик тә яратса да

Түзә, эчмичә тора,

Ашамый-эчми, гел укый

Авыз эченнән дога.

Шуңа кояш баеганны

Без бергәләп көтәбез.

Әби ничектер, ә без

Көтеп арып бетәбез.

Тозны алып бирү белән,

Әби аркадан сөя.

— Рәхмәтләр яусын, савабы

Сезгә дә булсын, — дия.

Әбием авыз ачканда,

Җанда рәхәт тоябыз.

Әби белән бергәләшеп,

Без дә савап җыябыз.