Шапшакларны бака ялый
Батулла
Мөбарәкша манный боткасы ашап утыра икән. Үзе алакялак карана. Күке кычкырса, сәгатькә карый. Песи мияулап урындыктан сикереп төшсә, Мөбарәкша песигә карый. Абыйсы телевизор кабызса, Мөбарәкша телевизордан күзен алмый. — Алдыңа гына карап аша, улым! — диде әнисе Мөбарәкшага. — Әнә тагын түшеңә тамызгансың. Эчкән сөтең дә, ашаган боткаң да күлмәгеңә җыела бит. Мөбарәкша түшенә тамган сөтне, ботканы кулы белән сыпыра. Сыпырган саен, күлмәк карала бара. — Һи-и, Мөбарәкша улым, — диде әнисе. — Күлмәгеңне пычратып бетергәнсең бит. Әнә түшең каткан. Битең пычранган. Алай ярамый. — Нигә алай ярамый? — ди Мөбарәкша. — Түше каткан малайлар, бите шапшаклар янына төнлә бака килә икән. Бака килә икән дә пычранган җирләрне ялый икән. Йоклаганда, синең дә битеңне бака ялап китәр инде.Мөбарәкша ашап туйгач, әнисе аның өстен алыштырды, чиста күлмәк кигезеп, битен-кулын юдырып, йокларга яткызды. Мөбарәкша, йокламаска тырышып, төн уртасына чаклы бака килгәнне көтте. Күпме генә көтсә дә, аның битен яларга бака килмәде. Белгәндер ул бака, Мөбарәкшаның бите чиста икәнен белгәндер. Шуңа килмәгәндер.