Сара мәктәпкә бара
Мәхмүт Хәсәнов
— Карасана, кара, Сара укырга бара!.. Әлеге яңалык иң әүвәле нәни оныклары белән ишегалдына чыккан әбиләрне, гәп сатып утырган апаларны хәйранга калдырды: «Күрче, зинһар, кай арада үсеп җиткән диген син аны!» Ә инде Сара үзе күренгәч, комлы әрҗә эчендә уйнап утырган бала-чагалар да гаҗәпләнүдән авызларын ачып тынып калдылар. Ул иртәдә Сара, чыннан да, карап туймаслык иде. Өстендә күз явын алырлык ак алъяпкыч, аякларында сыек саргылт төстәге өр-яңа сандаллар. Чәчләренә күк йөзе кебек җете зәңгәр «күбәләк» кунган. Янында кулына чәчәк бәйләме тоткан әнисе белән әтисе. Сара комлы әрҗә эчендә җыелган дус-ишләре янына килмичә булдыра алмады. — Мин бүтән сезнең белән уйный алмам инде... Мәктәпкә укырга барам... Көннең икенче яртысында әбиләр, апалар үзләренең оныкларын янә ишегалдына алып чыктылар. Комлы әрҗә тирәсе яңадан бала-чагаларның чыр-чуы, шау-шуы белән тулды. Бу юлы инде дөньяларын онытып мәш килеп уйнаучылар арасында өс-башын алыштырып чыккан Сара да бар иде.