Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 июня 2024 13:47

Шигырьләр

Нәниләргә

Мияу!
Песи, песи, пескәем,
Соры синең төскәең.
Йомшак синең йоннарың,
Җылы синең туннарың.
Роберт Миңнуллин


Бәти
Бар белгәне — «Бә».
«Бә дә бә», — ди ул.
«Бу ни?» дисәгез, —
Безнең бәти ул.
Рафис Корбан


Чебиләр
Өй алдында чебиләр:
«Чип-чип-чип!» — дип йөриләр.
Кечкенә канатлары,
Муеннары сап-сары.
Мәхмүт Хөсәен


Туп
Әминә елый үкереп,
— Тубым суга төште, — дип.
— Чү, Әминә, елама:
Туп батмый ул елгада.
Әминә Бикчәнтәева

Беренче адымнар
Илгиз нинди үскән бала:
Үзе торып баса ала!
Батыраеп атлап китә,
Аяклары тып-тып итә.
Әй күңелле була аңа!
«Тәпи йөрим!» — дип куана.
Әнәс Кари

Минем кызым — курчагым
Әй акыллы курчагым,
Йом күзеңне, бәлли-бәү.
Башка бер сүз дә дәшмим,
Йоклап алыйк без икәү.
Җәвад Тәрҗеманов