Туган илем
(Истәлекләрдән)
Минем әнием йокыдан бик иртә, кояш чыкканчы ук торучан иде. Беркөнне мин дә шулай иртә тордым... Әни миңа сөтле чәй эчерде. Балчык чүлмәктә кайнаган сөт өстенә кызгылт каймак утыра. Каймак астындагы сөт гаҗәп тәмле, чәе дә эчеп туймаслык була торган иде. Шушы чәй минем тормышымны уңай якка хәл итте: мин, кояш чыкканчы торып, әни белән тәмле чәй эчә торган булдым. Иртә торырга шулхәтле күнектем, кояш чыкканда йоклап ята алмый башладым. Соңрак, шәһәрдә яши башлагач та, иртә тора идем. Хәзер дә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы уянып үзенчә эшкә керешкәндә, мин инде язарга утырган булам. Еш кына башыма мондый уй килә: көн саен шулай кояш белән торсак! Күпме сәламәтлек, шатлык, бәхет өстәлер иде кешеләргә! Чәйдән соң мин ауга киттем... Авым минем, һәрвакыттагыча, табышлардан гыйбарәт. Табигатьтә әле үзем күрмәгән, ихтимал, моңа кадәр беркем дә юлыкмаган нәрсәләрне табарга кирәк миңа... Яшь дусларым! Без — табигатьнең хуҗалары. Табигать — безнең өчен кояш хәзинәсе. Без аны сакларга, алай гына да түгел, яңадан-яңа байлыкларын табып, өйрәнеп, серенә төшенергә тиеш. Балыкка чиста су кирәк — сулыкларны сакларбыз. Урманнарда, кыр-далаларда, тауларда кыйммәтле, сирәк җәнлекләр яши — урман-кырларыбызны, тауларыбызны сакларбыз. Балыкка — су, кошка — һава, җәнлекләргә урман-кырлар, далатаулар кирәк. Ә кешегә Туган иле кирәк. Табигатьне саклау — Туган илеңне саклау дигән сүз ул.
Михаил Пришвин