Бүген Роза Хафизованың туган көне!
Бүген Роза апа Хафизованың туган көне. Исән булса, аңа 91 яшь булыр иде. Хәтта китап укырга хәвәслеге чамалырак укучылар да аның геройлары белән таныш. Аларны укымый булмый... Алар уйланырга, гыйбрәт алырга, үрнәк алырга өнди. Бүген дә сезне аның иҗаты белән таныштырабыз. Роза апаны искә алуыбыз аның рухына дога булып ирешсә...
Бүген Роза апа Хафизованың туган көне. Исән булса, аңа 91 яшь булыр иде. Хәтта китап укырга хәвәслеге чамалырак укучылар да аның геройлары белән таныш. Аларны укымый булмый... Алар уйланырга, гыйбрәт алырга, үрнәк алырга өнди. Бүген дә сезне аның иҗаты белән таныштырабыз. Роза апаны искә алуыбыз аның рухына дога булып ирешсә иде!
Роза Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Ул 1947-1951 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1951-1952 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендәге урта мәктәптә татар теле һәм әдәбият фәннәрен укыта.
Роза Хафизованың шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле. 1952-1960 елларда ул «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре»), «Сталин байрагы» (Чистай өлкә газетасы), аннары Казандагы күп тиражлы завод газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында мөхәрир булып эшли. 1962-1986 елларда, лаеклы ялга киткәнче, Роза Хафизова «Ялкын» республика татар балалар журналының баш мөхәррире була.
Роза Хафизова 2005 елның 20 августында вафат була.
ӘТИ КАЙТКАН КӨН
Сабан туе да килеп җитте. Мин һаман әтинең кайтуын көтәм. Әни дә: «Бу арада хат-хәбәре дә юк, юлда түгелме икән?» — дип сөйләнә. Колхоз эшенә киткәнче, иртә-кич өйләрне, ишегалларын ялт иттереп тазартып куя. «Әтиегез кайтуына чиста торсын», — ди. Фатихның гына исе дә китми. Чөнки аның әтине бер дә күргәне юк. Көчле икәнен дә, бәләкәй чагымда мине, уч төбенә утыртып, баш өстенә күтәрүен дә белми. Батыр Мисбах кушаматлы икәнен белми дә белми инде. Мин энемне кызганам да, кайчакларда ачуым да килә. Теле ачылганнан бирле бар белгән сүзе: «Бир, миңа, мин дә барам!» Һичкая барыр хәл юк — арттан калмый. Суккалап булса да калдырыр идем, соңыннан әнидән эләгер дип куркам. Әләкләвен генә кара әле син: «Әни, абый тия!» Менә шундый инде ул минем энем. Шуңа күрә пәкене аңа күрсәтмим әле. Ул йоклаган чакта, я әни янында кайнашканда гына, ялгызым качып уйныйм. Ә пәкене миңа Тимербай абый сөенче алган өчен бүләк итте. Кесәдә пәке булгач, сөлге котлатып йөрүче егетләр артыннан да иярәсем килмәде. Солтан белән бер-ике урамда йөреп карадык та, аларга кайтып, пәкеле уйнарга утырдык.
Солтанның да күзләре кызды пәкегә. Үзләренең Зөлхия апалардан ерактарак яшәүләренә үкенеп бетә алмады. Тимербай абыйның үзләре турыннан узганын да күрә алмый калган. Күреп, каршысына чыкса, пәке аныкы буласы икән. Пәкесе аны «фашист пәкесе» дип хурлап маташкан иде дә, әйләндерә-әйләндерә карый торгач, пычак сыртында «союз» дип язылган җирен күреп алдык. Димәк, үзебезнеке! Пәкене күргән саен, Солтан хәзер авыр сулап куя. Мин аңа пәкене тотып карарга бирәм, кызганмыйм.
Солтан пәке урынына үзләренең бәрәңге әрчи торган пычаклары белән уйный. Ул үткен пычакны әтисе сугышка киткәнче чалгы тимереннән ясаган. Солтан аны гел кесәсендә йөртә. Пәкем юк чакта, мин дә аңа бик кызыга идем.
Солтан, үз чиратында, чалгы пычагын һавада мәтәлчек аттырып, йомшак кара туфракка батырды. Аннары кинәт әйтеп куйды:
Әгәр дә ки сабан туена әти кайтса, сөенче алучыга мин бөтен малымны бирергә дә риза!
Минем дә сынатасым килмәде:
Сөенче алучыга мин пәкемне дә кызганмас идем әле, —дидем.
Солтан очынып китте: «Чынмы, малай, чынмы?!» — дип сөйләнә-сөйләнә, капка төпләренә йөгереп барып, юлга карады. Аларның йорты калкулыкта утыра. Районнан кайта торган юл уч төбендәге кебек күренеп тора. Әтисеннән инде өч елдан артык хәбәр-хәтер булмаса да, Солтан һаман юлдан күзен алмый, аны көтә. «Безнең әти разведчик иде. Разведчиклар бик җитез була алар, исәндер, кайтыр», — дип, мине дә ышандырырга тырыша.
Чынлап та бирәсеңме, малай, сабан туена түгел, теләсә кайчан кайтса да бирәсеңме?
Сөенчесен алганга бирәм!
Солтан пәкенең япьләрен ачып-ябып карады. Кашыгын, чәнечкесен капшады. Кызык: мондый бәләкәй кашык белән ашны ничек ашыйлар икән? Без бәрәңге шулпасын агач кашык белән генә ашыйбыз. Анда да әле эчендә берән-сәрән йөзеп йөргән бәрәңгеләрен башта кашык белән алабыз да шулпасын савыты белән күтәреп кенә эчәбез.
Ашау искә төштеме, борып, эч авырта башлый, уенның да кызыгы калмый. Мин пәкене кысып тоткан кулны кесәгә тыктым да өйгә таба йөгердем. Озаграк йөрелде шул биләмдә, әни мине нык кына тиргәп ташлады.
Көне-төне биләм дә биләм. Кәҗәгә кышлык печәнне кем әзерләр дисең соң син?! — Ул, мине тирги-тирги, сәкегә ашъяулык җәеп, аш урыны әзерләде. — Ашагач ук, Фатихны ияртеп, әрәмәлеккә менеп төш, ишетсен колагың. Ярты капчык булса да үлән җыеп кайтырсыз. Иртәгә сабан туе дип көнең узар, юкса…