Дәрес әзерләгәндә
Шундый авыр мәсьәлә Бирәләрдер нәрсәгә? Алай да чишеп карыйм, Болай да чишеп карыйм, Ә җавабы юк һаман… Әни чыгып кухнядан: – Ник кызасың юкка? – ди. – Болай булмый, тукта, – ди, – Әрәм итмә көчеңне, Читкә куеп эшеңне, Тирән итеп сула, – ди, (Шуннан нәрсә буладыр?..) – Тагын сула,...
Шундый авыр мәсьәлә
Бирәләрдер нәрсәгә?
Алай да чишеп карыйм,
Болай да чишеп карыйм,
Ә җавабы юк һаман…
Әни чыгып кухнядан:
– Ник кызасың юкка? – ди. –
Болай булмый, тукта, – ди, –
Әрәм итмә көчеңне,
Читкә куеп эшеңне,
Тирән итеп сула, – ди,
(Шуннан нәрсә буладыр?..) –
Тагын сула, тагын, – ди, –
Файдасы бар аның, – ди. –
Бердән алып аннан соң
Йөзгә кадәр санарсың.
Йөреп килсәң дә ярый,
Чиләктәге чүп-чарны
Түгеп керсәң дә ярый…
Әниемне тыңладым:
Эш күп диеп тормадым,
Чүп түккәндә әле мин
Чебиләр дә ашаттым…
– Рәхмәт, – дидем, – әнием,
Физкультминут ясаттың…
Булды бит, әй, файдасы:
Мәсьәләне аннан соң
Шундук чишеп аттым мин!
Үзем дә шаккаттым мин.
Ачу чыккан һич юкка –
Рәхмәт физкультминутка!
Хәкимҗан Халиков
Фото: pixabay.com