Елак әтәч
Бер Әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне.— Нигә елыйсың, Әтәчкәй? — дип сорадым. Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең.Әтәч һаман елый:— И-и-и, томшыгым авырта-та. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм.— Кем койды соң синең тешләреңне, Әтәчкәй? — дим. — Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин....
Бер Әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне.
— Нигә елыйсың, Әтәчкәй? — дип сорадым. Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең.
Әтәч һаман елый:
— И-и-и, томшыгым авырта-та. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм.
— Кем койды соң синең тешләреңне, Әтәчкәй? — дим.
— Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин. Менә хәзер ашый алмыйм, йоклый алмыйм, томшыгым сызлый-и-и-и,— дип елый Әтәч.
— Син бит Әтәч түгел, улым, елама. Алайса тавыклар көләр үзеңнән. Әнә Әтәчкәйдән бөтен тавыклар көлә икән хәзер.
— Елак-елак, елтын колак,
Карама таяк, карт әтәч.
Гарьлек, хурлык,
Бер түбәтәй орлык, —
дип җыр чыгарганнар тавыклар Әтәч турында.
Син бит Әтәч түгел, конфет күп ашама, шоколад сорама. Йә елак Әтәч сыман тешсез калырсың, аннары йоклый алмассың.
Батулла