Керпе туны
Борын-борын заманда Җир йөзендә бөтенләй кыш булмаган, гел җәй генә патшалык иткән. Болыннар шау чәчәккә чумып, агачлар мул җимештән сыгылып утыра икән. Кояш туры карагач, җәнлек-җанварлар да күлмәкчән генә йөргән, ди. Бервакыт «Кыш килә!» дигән хәбәр таралган. Кыш үзе дә озак көттермәгән, суык җилләр исә башлаган, кар төшкән. Җәнлек-җанвар бик...
Борын-борын заманда Җир йөзендә бөтенләй кыш булмаган, гел җәй генә патшалык иткән. Болыннар шау чәчәккә чумып, агачлар мул җимештән сыгылып утыра икән. Кояш туры карагач, җәнлек-җанварлар да күлмәкчән генә йөргән, ди. Бервакыт «Кыш килә!» дигән хәбәр таралган. Кыш үзе дә озак көттермәгән, суык җилләр исә башлаган, кар төшкән. Җәнлек-җанвар бик аптыраган — нишләргә? Урман хуҗасы Аюхан күп уйлап тормаган, ерак таныш-белешләреннән барлык җәнлекләргә дә тун тектерергә җитәрлек тире кайтарткан.
Ул чакта Керпе тегүче булып эшләгән, ди. Аның бик күп энәләре булган. Тотынган бу менә шул энәләре белән җәнлекләргә тун тегәргә. Кыш килеп җиткәнче, һәммәсен дә тунлы иткән бит! Караса, үзенә тун тегеп киярлек тире дә калмаган. Шуннан соң Керпе күлмәгенә энәләр кадап чыккан да тунлы булган. Әмма аның туны салкын җилләрдән сакламаган шул...
Керпе, салкынга түзә алмыйча, җирне тишеп, өн ясаган да шунда кереп яткан. Салкын кыш үтеп киткәнче, өнендә йоклаган. Бу хәлдән соң күпме заманнар узган инде. Әмма Керпе әле һаман да салкын кышларны өнендә үткәрә, ди.
Хәйдәр