Минем дустым — Әлифба
Мин иртә белән мәктәпкә барам, Беренче китап минем кулымда. Буран булса да, мин юлны табам, Мине өйрәтер дустым Әлифба. Шат күңел белән мәктәпкә ...
Мин иртә белән мәктәпкә
барам,
Беренче китап минем
кулымда.
Буран булса да, мин
юлны табам,
Мине өйрәтер дустым
Әлифба.
Шат күңел белән мәктәпкә
керәм,
Сабак укырга, белем
алырга.
Мин хәрефләрне әле аз
беләм,
Мине өйрәтер дустым
Әлифба.
Хәрефләр белгәч, сүзләр
язармын,
Каләмем кулда, дәфтәрем
алда.
Яшә, диярмен, туган
Ватаным,
Мине өйрәтер дустым
Әлифба.
Мин үсә-үсә буйга
җитәрмен,
Бәлки, юлларым китәр
еракка.
Таулар үтәрмен, диңгез
кичәрмен,
Мине өйрәтер дустым
Әлифба.
Нәби Дәүли