Наил һәм Фаил
Быел уку башланган көнне мин үзебезнең классның ишеген ачып кердем дә, тәрәзә кырыендагы партадан урын алып, коридорга чыктым. Кайда нинди класслар бар, кем кайсы бүлмәдә укыр икән, карыйм әле дип. Безнең классны җиденче «В» дип йөртәчәкләр икән. Аннан кала «Б» классы, тагын алтынчы «А» күренеп тора. Ә «В» сы кая...
Быел уку башланган көнне мин үзебезнең классның ишеген ачып кердем дә, тәрәзә кырыендагы партадан урын алып, коридорга чыктым. Кайда нинди класслар бар, кем кайсы бүлмәдә укыр икән, карыйм әле дип. Безнең классны җиденче «В» дип йөртәчәкләр икән. Аннан кала «Б» классы, тагын алтынчы «А» күренеп тора. Ә «В» сы кая соң моның? Кайсы идән ярыгына төшеп югалды икән? Англиядә унөч саныннан куркалар дип ишеткәнем бар иде. Бәхетсезлек китерә, имеш. Унөченче өй, унөченче фатир, унөченче көн, кинода унөченче урындык, тагын әллә нинди унөчләр юк икән анда. Әллә, мин әйтәм, инглизләр унөч саныннан курыккан кебек, безнең мәктәптә дә җиденче «В»дан куркалармы? Кайчан да булса безнең дә җиденче «В» булгандыр, анда җыен ялкау, җыен хулиган, әшәке балалар гына җыелгандыр, укытучыларның «В» хәрефле классны күрәселәре дә килмидер, шуңа күрә ул классны мәңгелеккә ябып куйганнардыр, безнең җиденчене дә «В», «Г» дип йөртәләрдер дигән уйлар башка килде.
Класс җитәкчесе Зоя Михайловнадан шулай дип сораган идем, художник фантазиясе ул дип көлде. Икенче көнне үк класс ишегенә яңа такта элеп куйдылар. Шулай итеп без җиденче «В» класс укучылары булдык.
Укытучыларны куркытырлык җыен хөрәсән җыелмаган безнең класска. Беренчедән башлап гел бишкә генә баручылар да, бара-бара төшеп калучылар да, тырыша торгач алдырып китүчеләр дә, һаман бер көе өчлене тартучылар да бар. Башкалардан бер генә як белән аерылабыз – классыбыз укытучылар бүлмәсенә каршы гына. Шуңа күрә, ул бүлмәдә безнең турыда сүз күп буласы билгеле инде. Үзебез алай бик ишле дә түгел, егерме кыз да сигез малай гына. Гел начар малайлар дип тә әйтерлек түгел үзебезне. Зоя Михайловна гына, сигез булсагыз да егерме кызга торасыз, дип битәрли.
Көч ягыннан әйтүе түгел. Көч ягыннан булса, мин берүзем егерме кызның бөтенесен бергә, алар янына Наил ишерәк юаш малайларны да кушып, бәйләп салган булыр идем. Шуклыгыбызны яратмый ул безнең, укуга күңел бирмисез, ди. Укытучыларның кайсысы шаярып утырганны ярата инде? Тик алар класс җитәкчесе кебек үк теңкәгә тимиләр, химия укытучысы әнә бөтенләй бәйләнеп утырмый, күңеленә ошамаган эш эшләсәк, күзлеген маңгаена күтәреп, озак кына карап тора. Тәнәфес булуга Зоя Михайловнаның килеп керәсен шуннан беләсең инде. Ярый ла чыгып китәргә өлгерсәң. Өлгермәсәң, яныңа ук килеп утыра да зыңгылдап торган буш башыңа тырыша-тырыша акыл тутырырга керешә. Дыңгычлап тутыргач, акылың шундый күбәеп китә, башыңның сөякләре шытырдап, тиресе тартылып авырта башлый. Чыгып китәсе иде, баш сөяге түгел, арка сөяген шытырдатып, малайлар белән бер көрәшеп керәсе иде, дип астан гына ишеккә карап утырасың. Белеп торасың, Зоя Михайловна сине тиз генә ычкындырмаячак, коткарса шул сандугач күк сайрый торган җиз кыңгырау гына коткарачак. Башкалар ничектер, алар турында әйтә алмыйм. Акыл дигән нәрсә аларның башына да шундый читенлек белән керәме икән ул?
Дәвамы бар
Ләбибә Ихсанова