Наил һәм Фаил
Башы: http://salavatkupere.com/forchildren/yazuchylar-i-aty/item/2078-%D0%BD%D0%B0%D0%B8%D0%BB-%D2%BB%D3%99%D0%BC-%D1%84%D0%B0%D0%B8%D0%BB Әнә кызлар гел акыл белән йөргәч, аларга артыгын бирүче юк, акыллары таман гына булгач, аларның башлары да авыртмыйдыр. Ә Зоя Михайловна белән сиңа ике көннең берендә шулай тырышырга туры килә. Болар классында укуы бик күңелсез, авыр икән дип тә уйлый күрмәгез. Алтыны бетергән тәҗрибәле башым белән ышандырып әйтәм, күңелле...
Әнә кызлар гел акыл белән йөргәч, аларга артыгын бирүче юк, акыллары таман гына булгач, аларның башлары да авыртмыйдыр.
Ә Зоя Михайловна белән сиңа ике көннең берендә шулай тырышырга туры килә.
Болар классында укуы бик күңелсез, авыр икән дип тә уйлый күрмәгез. Алтыны бетергән тәҗрибәле башым белән ышандырып әйтәм, күңелле вакытлар күп була безнең җиденче «В» классында. Класс ишеген таба алмыйча елап торган чакларың инде үткән, укытучы эндәшкәндә исемеңне онытып утырган еллар да түгел инде бу. Тәнәфес вакытларында олы малайлар таптап китүдән куркып, аркаң белән стена терәтеп тә тормыйсың. Телисең икән, үзең теләсә кемнең башыннан йөрисең. Әле сынауларга да бик ерак. Аңар хәтле бер ел да ике чирек, аннары тагын бер ай бар. Көне-төне китапка кадалып утырасы чакларың искә дә кереп чыкмый.
Андый вакытлар да булган бит, әй. Мин үзем күреп белмим, ул вакытта мин әле космостан кайтып җитмәгәнмен, ул чакта әни үзе дә минем чаклы гына укучы кыз булган.
Менә ул әйтә инде, сезнең белән безнең уку укумыни ул, менә синең әбиең белән бабаң дүртенчедән башлап унынчыга хәтле ел саен сынау биргәннәр, хәзерге күк өч-дүрт фәннән генә түгел, унар-уникешәрдән биргәннәр ди. Менә алар укыган, башлары да шартлап ярылмаган, үзләре дә саргаеп кипмәгән ди. Урамда трай тибеп йөрисең, дәресләреңне вакытында әзерләмисең дип битәрләгәндә гел шул әби белән бабайны китереп кыстыра ул.
Аннары Наилне төртеп күрсәтә. Әнә Наилдән гыйбрәт ал ди. Беренче класстан башлап бишкә генә укый, математика түгәрәгенә йөри, шәһәр ярышларында беренчелекне ала, әти-әнисенең сүзеннән чыкмый, апасының авызына гына карап тора... Китә-китә шулай Наилнең әйбәт якларын тезеп. Әгәр дә мәгәр берәр вакыт бөтен яктан да үрнәк малайга һәйкәл куярга уйласалар, ул нәкъ Наил сурәтендә булырга тиеш дип уйлый минем әни.
Кайчагында кыйнап ташларга җитәм шул Наилне. Юашлыгы белән котылып кала. Җебегән малайларны яратмыйм, яратмасам да тимим мин аларга. Кара-каршы бәргәләшерлек тә булмагач, бәйләнүнең ни кызыгы бар.
Наил белән без бәләкәйдән үк бергә. Элек тә бер ишегалдында тордык. Минем әти белән Наилнең әтисе эшләгән завод тугыз катлы зур йорт салып бетерде дә, без дә, алар да шунда күчеп килдек. Әллә юри биргәннәр инде, бу өйдә дә күрше булдык. Ишекләребез кара-каршы гына. Икебез дә бер класста укыйбыз. Тик Наилнең күрше булуыннан миңа бер кызык та юк. Кайчагында уйлап куям, аның урынына Зөбәрҗәт шикелле генә булса да берәр үткенрәк кыз күчеп килмәгән шунда дим. Күңеллерәк булыр иде. Зөбәрҗәт әләкче кыз ул. Аның аркасында мин байтак җәфа чигәм. Берәр гаебеңне сиздеме, урынында утырып тора алмый, сикерә-сикерә кулын күтәрә. Гадәтен белеп алгач, укытучылар аның үзен шелтәләп урынына утырталар. Я бөтенләй күрмәгәнгә салыналар. Аңар ирек бирсәңме? Дәрес урынына кырык биш минут буе Зөбәрҗәтнең әләген тыңлап утырырсың. Шулай да бер әйбәт ягы бар үзенең: малайлар күк сугыша белә. Үзе үпкәләми дә, еламый да. Беркөнне Светлана белән баскычтан төшеп баралар иде, йөгереп килдем дә, юри бәрелгән булып, портфелен төшереп җибәрдем. Шуның белән мактанып, ачуны китереп бетергән иде. Басмадан-басмага бәрелеп төшеп китте моның елык-елык итеп торган яңа портфеле: шап-шап, шап-шап! Авыз ерырга да өлгермәдем, Зөбәрҗәт дык итеп аркама китереп бәрде, Света тотып калмаса, мәктәпнең беренче катына очып барып төшкән идем. Җитмәсә, телемне тешләдем.
– О-о-о-у! – дип үкерепме-үкерәм.
Бик шәп җавап кайтарырга исәбем бар иде, кулым буш булмады. Телемнең очы өзелеп чыккандыр, авызымны ачсам төшеп китәр дип куркып, ике кулым белән авызымны тотып торасы булды.
Ярый әле Света кызганды.
– Шуның хәтле ярыймыни инде, Зөбәрҗәт? – диде ул, иптәшен шелтәләп. Миңа шуннан да рәхәт булып китте.
– Бәйләнмәсен! – диде Зөбәрҗәт, әз генә дә йомшамыйча. Каты куллы ул. Кеше түгел, портфеле кызганыч. Кара ничек иркәләп сыпыра, тузанын өргән була, анда гына яңа портфель дип уйларсың. Ә Света бөтенләй башка, йомшак күңелле, ярдәмчел. Без аның белән бер партада утырабыз. Өйгә биргән эшләрне мин аннан күчереп куям. Башта ачулана ул мине. Синең өчен мин эшләп утырам, белеп тор, бүген актыккы күчерүең, үзең эшләп кил, иртәгә миңа ышанма ди. Ә үзе икенче көнне дә күчертә. Контроль эшләрне дә аңа карап эшлим. Кайчагында без икебез дә бер үк хатаны ясыйбыз. Ә кайвакыт минеке күбрәк тә булып китә. Укытучылар әйтә, син, Шакиров, хатасыз күчерергә өйрән инде диләр. Ә мин ачуны Светадан алам, син дәфтәреңне юри каплап утырдың, миңа күчертмәскә тырыштың дим. Ә ул чыннан да гаепле кеше күк акланырга тотына.
Класста мин бер генә кызга сүз әйтә алмыйм. Зәп-зәңгәр күзле, сары толымлы, нәзек озын буйлы Сәвия ул. Миңа аның бар әйбере – киеме, китаплары, ул утырган парта, тактага ул язган язулар – барысы да ошый. Мине санга сукмыйча, Наил белән дус булуына да сүз әйтә алмыйм. Икесе дә отличниклар алар. Икесе бергә химиклар сараендагы яшь математиклар түгәрәгенә йөриләр. Икесе дә шахмат уйнарга яраталар. Наилнең портфелендә уч төбе хәтле генә шахмат тактасы йөри. Фигуралары карандаш башы чаклы гына. Тәнәфес булдымы – икәүләп шуңа кадалып утыралар. Шәһәр ярышына әзерләнәләр, янәсе. Класста үзләрен үрти дә башладылар инде. Сәвия белән Наилнең дуслыгына эчем пошса да, аларны үртәгәндә түзеп тора алмыйм.
Дәвамы бар
Ләбибә Ихсанова