Равил Фәйзуллин шигырьләре
Итек Бүген уйнарга чыктым мин Киез итекләр киеп. Сөенәм: Әтием алган Җып-җылы итек! – диеп. Су читендә бер каз тора, Тәпиләре ак карда. Бу салкында ялан тәпи, Ай-яй, карны таптарга! Тиз генә өйгә йөгердем. – Әти дә моны белсен. Каз аягына ярарлык Бер итек алып бирсен! Эреп бетәрме? Ай-яй быел...
Итек
Бүген уйнарга чыктым мин
Киез итекләр киеп.
Сөенәм:
Әтием алган
Җып-җылы итек! – диеп.
Су читендә бер каз тора,
Тәпиләре ак карда.
Бу салкында ялан тәпи,
Ай-яй, карны таптарга!
Тиз генә өйгә йөгердем. –
Әти дә моны белсен.
Каз аягына ярарлык
Бер итек алып бирсен!
Эреп бетәрме?
Ай-яй быел кар уңган!
Бөтен басулар тулган.
Ишек алды тигез иде –
Өйдән дә зур тау булган.
Бөтен дөнья кар эчендә:
Үзәннәр, тау битләре...
Куркып куям, бу кадәр кар
Җәйгә эреп бетәрме?
Равил Фәйзуллин шигырьләре
1965 ел