11 сентября 2019 11:01
Сәгатьле Сәгыйть
Сәгате бар Сәгыйтьнең, Әллә аңа булганга, Бер дәрестә йөз тапкыр Карап ала ул аңа. Укытучы: – Биш бишең, Яле, ничә була? – ди. Сәгыйть торып басуга: – Тиздән унбер була, – ди… Нинди шау-шу?! Сәгате Йөри ласа келт-келт-келт, Тик класска кушылып Көлгән кебек кет-кет-кет… Сәгать куеп каршына Ашый Сәгыйть ашын да. Хәзер аның сәгате...
Сәгате бар Сәгыйтьнең,
Әллә аңа булганга,
Бер дәрестә йөз тапкыр
Карап ала ул аңа.
Укытучы: – Биш бишең,
Яле, ничә була? – ди.
Сәгыйть торып басуга:
– Тиздән унбер була, – ди…
Нинди шау-шу?! Сәгате
Йөри ласа келт-келт-келт,
Тик класска кушылып
Көлгән кебек кет-кет-кет…
Сәгать куеп каршына
Ашый Сәгыйть ашын да.
Хәзер аның сәгате
Кулда түгел – башында
Хәкимҗан Халиков