Тамчы
Корылыктан әлсерәгән иген кырлары өстенә яңгыр болыты күтәрелде. Тамчыкай иптәшләренә болай диде: — Күрәсезме, игеннәр безне ничек көтәләр, безне сәламләп, башларын селкетәләр. Сусаганнар алар — корыганнар. Зарыгып, безне көтеп торганнар. Игеннәргә дым кирәк, югыйсә, булырлар алар бик сирәк. Явыйк, явыйк, кырларны һәлакәттән коткарыйк! Шыбыр-шыбыр яңгыр яварга кереште. Тамчыкай җиргә сикереп...
Корылыктан әлсерәгән иген кырлары өстенә яңгыр болыты күтәрелде. Тамчыкай иптәшләренә болай диде:
— Күрәсезме, игеннәр безне ничек көтәләр, безне сәламләп, башларын селкетәләр. Сусаганнар алар — корыганнар. Зарыгып, безне көтеп торганнар. Игеннәргә дым кирәк, югыйсә, булырлар алар бик сирәк. Явыйк, явыйк, кырларны һәлакәттән коткарыйк!
Шыбыр-шыбыр яңгыр яварга кереште. Тамчыкай җиргә сикереп төште. Кайда ярдәм кирәк — шунда тизрәк! Тамчыкай ул бик зирәк. Һәркемгә шулай булырга кирәк.
Җылы яңгыр явып китте. Кырга ямь керде, ашлыклар баш күтәрде. Болыт үзенең тамчыларын сипте-сипте дә көнчыгышка таба китте. Җир өстенә хуш исләр бөркелде.
— Терелдек, терелдек,— дип, үләннәр шатланды. Нинди шатлык, нинди шатлык! Җиргә төшкән тамчылар төрлесе төрле якка юл алдылар: кайсылары үсемлек сабагына кереп калдылар, икенчеләре йөгерделәр ермакка, елгага, өченчеләре кире күтәрелде һавага.
Гасыйм Лотфи
Фото: pixabay.com