Тук-тук
— Нинди кош бу? Нигә ул көне буе тукылдый? Тук-тук! Тук-тук! — Ул, бәләкәчем, тукран — агачлар табибы. Ул булмаса, кортлар агачларны ашап, корытып бетерерләр иде. — Ни эшли бу абый? Агач чүкече белән калайларга суга да суга. Тук-тук! Тук-тук! Ул, сөеклем, калайчы, чиләкләр, ләгәннәр, ванналар, тимер мичләр ясаучы. — ...
— Нинди кош бу? Нигә ул көне буе тукылдый? Тук-тук! Тук-тук!
— Ул, бәләкәчем, тукран — агачлар табибы. Ул булмаса, кортлар агачларны ашап, корытып бетерерләр иде.
— Ни эшли бу абый? Агач чүкече белән калайларга суга да суга. Тук-тук! Тук-тук!
Ул, сөеклем, калайчы, чиләкләр, ләгәннәр, ванналар, тимер мичләр ясаучы.
— Ә бу абыйлар ни эшлиләр? Бүрәнәләргә атланып утырганнар да балталары белән чабалар, юналар: тук-тук! Тук-тук!
— Алар, бәгърем, балта осталары, безгә матур, якты, җылы йортлар салалар.
— Ә бу абыйлар кемнәр? Тирли-тирли, кызыл тимерләрдән йолдызлар чәчрәтәләр! Тук-тук! Тук-тук!
— Алар, күз алмам, тимерчеләр. Тимердән безгә кирәк нәрсәләр ясыйлар...
Алар бар да кадерлеләр. Бәләкәй малай, өйдә берүзе генә калгач, кулына чүкеч алды. Ләкин ни эшләргә? Чиләк ясар иде — калай табылмады. Тимергә сугасың-сугасың, утлы йолдызлар чәчрәмәгәнгә күрәдер инде, бернәрсә дә ясалмый, тик тавыш кына яңгырый: тук-тук! Тук-тук!
— Бу кадакка мин пальтомны элермен, бу кадакка — әнинең күлмәген, ә монысына — көянтә, көянтә янына — чүмеч, чүмеч янына — чәйнек, чәйнек янына — ләгән, ләгән янына — чиләк, чиләк янына — иләк... Тук-тук! Тук-тук! Эленмәгән әйбер калмады. «Калган кадакларны инде кая куярга?» — дип торганда гына әнисе кайтып керде.
— Әнкәм, күр әле, ничаклы кадак кактым: тук-тук. Мин кадерлеме инде? — дип сорады малай.
Әнкәсе:
— Кадакларны болай теләсә кая кагып, стенаны бозарга һич тә ярамый, улым,— дип, бәләкәчкә төшендерде. Бәләкәч хәзер стенага кадакларны кирәкмәгәнгә бер дә какмый. Ул инде самолет ясый. Ишетәсезме? Тук-тук! Тук-тук!
Идрис Туктар