Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 июня 2020 12:24

Хәкимҗан Халиков шигырьләре

ЙОЛДЫЗЛАР НИЧӘҮ -Карагыз әле, кызлар, Күктә ничә йолдыз бар? -Я, әйт, белсәң — ничә соң? -Берәү, икәү, өчәү… ун. -Ялгышасыңдыр, Сара, Тагын бер санап кара: Әнә бит алар күпме — Каплап алганнар күкне! -Берәү, икәү, өчәү, … ун. Ничә әле аннан соң? -Белмибез шул: әле без Мәктәпкә дә йөрмибез. Көз...

ЙОЛДЫЗЛАР НИЧӘҮ

-Карагыз әле, кызлар,

Күктә ничә йолдыз бар?

-Я, әйт, белсәң — ничә соң?

-Берәү, икәү, өчәү… ун.

-Ялгышасыңдыр, Сара,

Тагын бер санап кара:

Әнә бит алар күпме —

Каплап алганнар күкне!

-Берәү, икәү, өчәү, … ун.

Ничә әле аннан соң?

-Белмибез шул: әле без

Мәктәпкә дә йөрмибез.

Көз укырга керербез,

Шуннан әйтеп бирербез,

Яме.

 

ҖӘЙГЕ КИЧ

Җәйләүдән кайтканда,

Фбыем Айтуган:

— Кара,— ди,— нәкъ синең

Җәяң күк ай туган.

Шул вакыт ай-җәя,

Күрәсең, тартылды:

Бер йолдыз ук булып

Еракка атылды.

 

ҖӘЙГЕ БУРАН

Җәйге кояш авыз ерып

Көлеп торганда —

Нинди буран икән соң бу

Безнең урамда?

Нишлим инде — кар күмә бит

Бакча гөлемне?

Әллә өстенә одеял

Каплап керимме?

Тышка чыксам — тал песие

Кышкы кабыгын

Салып аткан да, очыра

Ап-ак мамыгын.

 

 

АКБАЙ БИРМИ

-Нәни кызым, сиңа әйтәм,

Карале,

Этечәге җыеп кайтчы,

Бар әле!

Шундук елап кайтып керде

Гөлирә:

-Эчәгесен бирми Акбай,

Гел өрә.

АЮ БАЛАСЫ

Бал тапса анасы,

Бер аю баласы

Килеп тә утыра,

Ашарга тотына.

Әнисе:— Улым,— ди,—

Ю элек кулың! — ди.

Аның үз киресе:

— Туза,— ди,— тиресе.

 

КҮРКӘ

Яр буенда

Патша булган,

Кабарына:

Әйтерсең лә,

Бөтен дөнья

Аңа гына.

Каз бәбкәсе

Су эчәргә

Килә иде,

Күркә шундук:

— Минеке ул,

Тимә! — диде.—

Сиңа әйтәм,

Яфрак аяк,

Башмак борын,

Ычкын тизрәк,

Тузаныңны

Какмас борын!..

Нәни бәбкә,

Шап-шап басып,

Суга чаба.

Күккә карап,

Күркә чаба

Аңа таба.

Бер заманны —

Бултыйх суга

Текә ярдан…

Коры куык

Шунда гына

Сабак алган.

 

 

ТОРНА БЕЛӘН ЧЕЛӘН

Торна бер көн Челән күрде.

Аннан эче катып көлде:

— Мәхәббәтсез, алдың котны!

Кем бу, дисәм, чыбык ботлы,

Сикерүче тырак-тырак —

Син икәнсең, салам сыйрак!

Каравыллап елга буен,

Нишлисең син, колга муен?!

Челән әйтте:- Ә син, егет,

Тик тор үз-үзеңне белеп!

Я булмаса, монда килеп,

Минем белән үлчән элек.

 

 

ЯРТЫ АЙ

Күлдә йөзгән

Ярты айны

Күрде дә,

Исе китеп,

Туктап калды

Нурдидә.

Бүген нигә

Ярты гына

Ай дисә —

Тынычланды.

Күктә икән

Яртысы.

 

 

БОЛЫТЛАР

Чыктылар да зәңгәр офыктан

Ак мөгезле кара болытлар

Сөзештеләр — утлар атылды,

Күк гөмбәзе, гүя, ватылды.

Әйтерсең лә, җитез атлылар

Агач күпер буйлап чаптылар…

Авырттымы әллә башлары,

Ник болытлар елый башлады?

 

 

ГӨЛСЕМ

Алъяпкычы аллы-гөлле,

Һәй, бигрәк тә матур инде!

Безнең Гөлсем эшкә җилле —

Сызганган да ике җиңне

Сибә генә суга җимне!

Түгәрәк күл өсте ап-ак,

Каз-үрдәкләр алган каплап.

Гөлсем йөри җил-җил атлап,

Кошлар туймый аны мактап:

— Кыйгак! Кыйгак!.. Бак-бак!

 

 

КОЯШ АЛГАН

Курчагымның

Сарафанын

Юган идем,

Тышка элеп

Куйган идем.

Алсу, кызыл

Чәчәкләрен

Генә сайлап,

Белмим, кайсы

Алган ялап?

Әни әйтә:

-Кем алсын,— ди,

Кояш алган…

-Ә соң ничек

Агы калган?

 

 

КИРЕСЕНЧӘ ӘЙТӘЛӘР

Инде үскән булсам да,

Битне үзем юсам да,

Кечкенәм, ди һаман да

Әтием дә, бабам да.

Кечкенәм, ди әни дә,

Кечкенәм, ди әби дә.

Тәпи йөри белмәгән,

Песидән дә шүрләгән

Кеп-кечкенә Барыйга

Үскәнем ди бары да.

Әллә белеп әйтәләр,

Әллә белми әйтәләр —

Киресенчә әйтәләр.

ТӘКЫЙ ҺӘМ ПӘКЕ

Тәкый беркөн

Алтын саплы

Пәке тапты,

Өйгә кайтып

Мактанды да

Чыгып чапты.

Шуннан бирле

Һәр агачка

Тамга куя,

Әнә ничек

Алмагачка

Чокыр уя.

Пәке түзми,

Шунда кинәт

Йомыла да,

Тамга сала

Тәкыйның үз

Кулына да.

 

 

КӨЗ

Алтын-сары

Яфракларны

Җилләр саный.

Иртә-кичен

Суык бабай

Бармак яный.

Ник гомергә

Килми икән

Шушы язлар!..

Дигән кебек

Моңсу гына

Китә казлар.

Әнә инде

Юлга чыккан

Торналар да…

Бер үк сүзне

Кабатлыйлар,

Гүя, бар да:

— Суык бабай

Арттан җитеп

Харап булмыйк,

Оча торыйк,

Бара торыйк,

Тор-рыйк, Тор-рыйк!

 

 

ГӨЛГЕНӘ

Үзенең көлгәнен

Күрде дә көзгедә,

Әнисен чакырды

Гөлгенә тиз генә:

— Бер кызык күрсәтәм,

Әнием, кил әле?!

Нәкъ минем шикелле

Көлә бит, күр әле!

 

ИЛСӨЯ

Нәни сеңлем Илсөя,

Иркәләп сөя-сөя,

Киендерә курчагын:

— Салкын тимәсен тагын.

Туныңны да ки бүген,

Ки Алмазның бүреген.

Тик менә аягыңа

Табыйм соң каян гына?

Әнием, киертикме

Әллә синең итекне?

Чынлап, әни, көлмә син —

Суык тияр, белмәссең.

 

 

БУРАННАН СОҢ

Әнием…

Әни, дим…

Карале бер генә!

Кар аю килгән бит

Безнең өй түренә.

Шундый дәү, тау кадәр,

Тик, никтер, йөрми ул.

Актырнак шикелле,

Тешлим дә дими ул.

Бик тешләр иде дә,

Кыш бабай буранда

Оныткан аңарга

Боз тешләр куярга.

 

 

ЭРИ ТОРГАН РӘСЕМНӘР

Тыңлап яттым. Өй түрендә

Йөрмәде бит беркем дә —

Күпме рәсем ясаганнар

Тәрәзәгә бер төндә!

Энҗе чәчәк, гөл дисеңме,

Энҗе таллар, наратлар…

Ә аларга, соклангандай,

Карап тора ак атлар.

Тотып карыйм дигән идем

Көмеш сыман ялларын,

Эреп төшә башладылар,

Тию белән бармагым.

 

 

РАКЕТАДА ОЧТЫМ

Бакчада бар

Көмеш уктай

Бер ракета,

Утырдыңмы —

Әй очыртып

Алып китә.

Ә артыннан

Атлар оча,

Автобуслар…

Бүген мин дә

Аның белән

Очтым, дуслар.

Кулымда руль,

Барам, малай,

Киерелеп:

Кошларның да

Исе китте,

Мине күреп.

-Юрий абый

Кыюлыгы

Бардыр синдә!

-Ник куркырга —

Ракета бит

Карусельдә.

 

 

ЯЗ ХӘБӘРЕ

Нишләр инде кыш бабабыз,

Ут капкан сакалына.

Ала-кола тунын сөйрәп,

Каядыр чаба гына.

Тук-тук…

Тизрәк бу хәбәрне

Җиткерим дип дусларга,

Телеграмма суга тукран

Көзен киткән кошларга…