Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 августа 2022 07:20

Чуар тавык

Чуар тавык оясыннан җиргә сикереп төште дә: — Коорт-корт! Әйдәгез, киттек, киттек! — дип, чебешләрен йөрергә чакырды. Аның сап-сары мамык йонлы чебешләре, бәләкәй генә канатларын җилпи-җилпи, башта оя читенә очып менделәр, аннан җиргә төштеләр. Очып төштеләр дә, тәгәрәп йөргән яшел туп кебек, үлән арасына сибелделәр. — Пи-пи! Пи-пи! — дип,...

Чуар тавык оясыннан җиргә сикереп төште дә:

— Коорт-корт! Әйдәгез, киттек, киттек! — дип, чебешләрен йөрергә чакырды. Аның сап-сары мамык йонлы чебешләре, бәләкәй генә канатларын җилпи-җилпи, башта оя читенә очып менделәр, аннан җиргә төштеләр. Очып төштеләр дә, тәгәрәп йөргән яшел туп кебек, үлән арасына сибелделәр.

— Пи-пи! Пи-пи! — дип, йөгерешеп уйнарга керештеләр. Йомшак үлән очларын нәни томшыклары белән керт-керт иттереп өзеп алдылар.

— Корт-корт!.. Миннән ерак китмәгез, ерак китмәгез! — диде аларның әнкәләре Чуар тавык. Шулвакыт аның янына кызыл кикрикле Әтәч килде дә исәнләште:

— Ко-око-ко! Исән генә тордыңмы, кодача? Ничә чебеш чыгардың? — диде.

— Корт-корт! Ундүрт, ундүрт! — диде Чуар тавык.

Әтәч моңа бик шатланды. Ул, канатларын җилпеп, койма башына сикереп менде дә башын югары күтәреп, кагынакагына кычкырды:

— Кикрикүк! Кикрикүк!

Чуар тавык, аның тавышына сокланып:

— Корт-коооорррт! Ко-ко-ко-ко! — дип торганда, аның чебешләре:

— Чи-и-и-и-и, чи-и-и-и! — дип чыелдаштылар. Оялары янына йөгерделәр, ләкин анда да тынычлана алмадылар. Алар янына усал песи Мырмыр килгән иде. Ул чебешләр өстенә ташланырга әзерләнеп, яшел күзләрен ут кебек ялтыратып тора иде. Чуар тавык, канатларын кабартып, очына-очына барып, аның өстенә ташланды:

— Куррр, куррр! Кит моннан, юньсез Мырмыр! — диде ул.

Песи, сыртын дугаландырып, арт тәпиләренә басты да алгы тәпиләрен югары күтәреп, без кебек очлы тырнакларын тырпайтып, әче итеп кычкырды:

— Мыррау-мыррраууу!

Ул тавыкка таба сикерде. Чуар тавык аның мыраулавыннан бер дә курыкмады:

— Син миңа каршы торасыңмы әле, Мырмыр? Мин сиңа кирәгеңне бирим әле менә! — диде дә, канатларын җилпиҗилпи очып барып, үткен томшыгы белән аның колак төбен чукып алды, башына канатлары белән уңлы-суллы сукты...

Песи моңа чыдамады, үртәлә-үртәлә качып китте. Ә Чуар тавык, усал песине җиңеп, үзенең газиз балаларын саклап калгач, бик шатланып җырлап җибәрде:

— Куррр, куррр!

Чебешләре, сары туп кебек тәгәрәшеп, аның янына йөгереп килделәр. Алар:

— Пи-пи-пи-пи-пии! — дип, чәрелдәшеп, әнкәләренең җылы канаты астына җыелыштылар һәм тынычлап йоклап киттеләр.

Гариф Гомәр