21 февраля 2020 11:09
«Ат ник көлә»
Авылга әбиләренә Кунакка кайткан Ирек. «Привет, конь!» – дип исәнләшкән Җирән кашканы күреп. Җирән кашка башын чайкап «-Миха-ха- хай!» – дип көлгән. «Ник көлә ул?» – дип Ирек Сораган әбисеннән. Әбисе хәйләкәр генә Елмаеп болай дигән: - Үз телен оныткан, диеп Көләдер, улым синнән.... Ш.Маннапов
Авылга әбиләренә
Кунакка кайткан Ирек.
«Привет, конь!» – дип исәнләшкән
Җирән кашканы күреп.
Җирән кашка башын чайкап
«-Миха-ха- хай!» – дип көлгән.
«Ник көлә ул?» – дип Ирек
Сораган әбисеннән.
Әбисе хәйләкәр генә
Елмаеп болай дигән:
- Үз телен оныткан, диеп
Көләдер, улым синнән....
Ш.Маннапов