Шомырт нигә елый?..
Без ел саен шомырт агачыбыз янына кунакка киләбез. Бу килүебездә без аның моңаеп, боегып утырганын күрдек һәм дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез басып калдык... Аны талаганнар иде. Ботагы-ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. Кул җитәрдәй, урлар чәчәк калмагач, кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның югарыдагы...
Без ел саен шомырт агачыбыз янына кунакка киләбез. Бу килүебездә без аның моңаеп, боегып утырганын күрдек һәм дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез басып калдык... Аны талаганнар иде. Ботагы-ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. Кул җитәрдәй, урлар чәчәк калмагач, кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның югарыдагы бер канатын-ботагын сындырып ук төшергәннәр. Ул ботакның яфраклары, әрнеп, йөзләрен җыерганнар. Сынган урындагы кызгылт-сары җәрәхәттән, дымланып, кан саркый сыман...
— Әти, шомырт безгә нигә тагын чәчәк бүләк итми?
— Үпкәләгән ул кешеләргә, рәнҗегән. Әнә бит, ботакларын бик авырттырып сындыра-сындыра, аның чәчәкләрен урлап киткәннәр. Бер канатын каерганнар. «Арагыздагы ул рәхимсез җаннарны нигә акылга утырта белмисез соң сез?!» — ди ул безгә.
— Инде бер дә, бер дә чәчәк бүләк итмәсмени ул безгә? Җимешләре белән дә сыйламасмы?
Икенче көнне без, янәдән килеп, шомыртыбызның җәрәхәтенә сагыз сыман бакча мае сөртеп, аны чиста чүпрәк белән бәйләдек. Сындырылган ботакларын тигезләп кисеп, ул урыннарга да бакча даруы сыладык.
Җәйләр үтте. Беркөнне улым:
— Әти!.. Шомырт безне гафу итте микән әле?
— Бәлки, гафу иткәндер, — дидем мин, яралы шомыртыбызның хәлен белергә яздан бирле бара алмавыбызга уңайсызланып.
Иртәгесен аланлыкка юнәлдек. Хозурланып кына атлыйбыз. Һәм кинәт... тукталып калдык. Бу юлы шомыртның канатын каерып кына калмаганнар, бугазына ук ябышканнар. Өске ботакларында сакланып калган чәчәкләр җимеш өлгерткәннәр, күрәсең. Шуларга комсызланып, шомыртның өске ботакларын чәрдәкли-чәрдәкли каерып төшергәннәр. Инде ике канаты да каерылган, бөтен тәне әрнүле җәрәхәтләнгән шомыртның. Без акрын гына шомыртыбыз янына килеп җиттек.
— Шомырт... елый, — диде улым, агачның һәр ботагында җемелдәгән тамчыларга карап һәм үзенең дә күзләреннән мөлдерәп чыккан яшьләрен кул аркасы белән сөрткәләп.
Әйе, елый иде шомырт...
Рафаил Төхфәтуллин буенча