Җан бәясе
Миңа 5-6 яшьләр булгандыр. Ул җәйне әткәй каяндыр көчек алып кайтты. Бияләй кадәр генә көчек. Әле дә хәтерлим: борынында ак тап бар иде. Кайсыдыр аягына да ак оекбаш “кигән” иде. Ә күзләре! Шундук яраттыра торган нурлы, җанлы иде алар, чын кешеләрнеке, дөресрәге, балаларныкы төсле... Үз ишем кебек күреп, берничә...
Миңа 5-6 яшьләр булгандыр. Ул җәйне әткәй каяндыр көчек алып кайтты. Бияләй кадәр генә көчек. Әле дә хәтерлим: борынында ак тап бар иде. Кайсыдыр аягына да ак оекбаш “кигән” иде. Ә күзләре! Шундук яраттыра торган нурлы, җанлы иде алар, чын кешеләрнеке, дөресрәге, балаларныкы төсле... Үз ишем кебек күреп, берничә көн аның белән яшәдем. Иртән тору белән күтәрмә астына үрмәлим. Көчегем шунда тора. Ишегалдына да чыккалап йөри. Ләкин тышта озак тормый, якыннан гына бер-ике урый да, әпен-төпән килеп үз өненә кереп китә, чөнки тавык-әтәчләрдән курка. Ишегалдында җим чемченеп йөргән кош-карт аны яратмый. Алар барысын да күреп тора шул: мин бу көчеккә тәмле ризыклар гына ашатам, ә алар ягына борылып та карамыйм.
Әткәй көчеккә “Лайка” дип исем кушты. Космоска этләр очырган вакыт иде бу. Әнкәй әйтеп карады каравын: “Алар бит бик тиз үлгәннәр, әллә башка исем кушабызмы соң?” – диде. Әткәй тыңламады. Аңа “космос җене” кагылып өлгергән иде шул инде. Ул бит яшь чакта үзе дә очучы булырга хыялланган. Каһәр сугыш белән ятимлек кенә хыялына аркылы төшкән.
Шулай берничә көн гомер узды. Яңа дустым белән уйнап, көннең ничек үткәнен сизми дә калам. Көчек йоклаган чакта да аның янында утырам. Кайчакта ул минем алдыма яисә куеныма менеп черем итә. “Шылт” иткән тавышка да колакларын торгыза, сыңар күзен ачып, тирә-якны күзәтеп чыга. Бу миңа кызык тоела. Юри генә күтәрмә тактасын шыкылдатып алам. Көчегемнең колаклары шундук тырпая, теге “сакчы” күзен тагын ачылып ала...
Әнкәй тирги. Мин бит бу көннәрдә аның күз алдыннан бөтенләй дә югалдым. Уен гамен дә, тамак кайгысын да оныттым. Әнкәй тоттырып чыгарган сыйларны да үзем ашамыйм – көчеккә биреп барам. Чөнки моңа кадәр минем мондый дустым булганы юк иде. Шуңа күрә әнкәйнең битәрләгәнен дә ишетмәмешкә салышам. Ә беркөнне, әнкәй тирги башлагач, ярсына-ярсына әйткәнемне хәтерлим:
- Әнкәй!... Мин бу көчекне шундый яратам!..Мин аның өчен җанымны да бирер идем!..
“Лайка” озак яшәмәде. Нидән үлгәнен беркем дә әйтә алмады. Мин аның өчен җанымны бирә алмый калдым. Әллә шуңа инде – мин биргәнче дип, ул үз җанын үзе башка дөньяга алып китәргә ашыкты, ахры...
Башта бик еласам да, әткәйнең:
- Космоска очты ул, улым, космоска, - дигән сүзеннән соң тиз тынычландым.
Галимҗан Гыйльманов