Әнәс Кари шигырьләре
Беренче адымнар Илгиз нинди үскән бала: Үзе торып баса ала! Батыраеп атлап китә, Аяклары тып-тып итә. Әй күңелле була аңа! «Тәпи йөрим!» — дип куана. Чебиләр Акыллы кыз Гөлфия Чебиләрне бик сөя: Әнисе эштә чагында Ул аларга җим сибә. Их чебиләр, чебиләр! Һич тынычлык бирмиләр: Гөлфиянең кул...
Беренче адымнар
Илгиз нинди үскән бала:
Үзе торып баса ала!
Батыраеп атлап китә,
Аяклары тып-тып итә.
Әй күңелле була аңа!
«Тәпи йөрим!» — дип куана.
Чебиләр
Акыллы кыз Гөлфия
Чебиләрне бик сөя:
Әнисе эштә чагында
Ул аларга җим сибә.
Их чебиләр, чебиләр!
Һич тынычлык бирмиләр:
Гөлфиянең кул астында
Черелдәшеп йөриләр.
Тавык
Кытаклап чыкты тавык,
Кытаклый ул, мактанып.
Нәрсәгә бик шатланган?
Чөнки ул күкәй салган.
«Әби килеп алсын, — ди, —
Балалар куансын», — ди.
Безнең сыер
Безнең сыер өебезне яхшы белә,
Көтүдән ул мөгри-мөгри кайтып керә.
Әйтерсең лә: «Мине каршы алыгыз! — ди,
Мул итеп сөт алып кайттым, савыгыз!» — ди
Кәккүк
Яз килә. Кояш
Елмаеп тора.
Урман яңгыратып,
Кәккүк кычкыра:
Күк-кү, күк-кү,
Күк-кү, күк-кү.
Курчак
Кичә Ләйлә көйсезләнеп
Атып бәрде курчагын.
Уйныйсы килгәч, ул аны
Эзли башлады тагын.
Әнисе әйтә аңарга:
— Курчагың синнән бизгән,
Ләйлә мине гел кыйный дип,
Ул чыгып киткән бездән.
Өстәл асларын карады,
Шкаф артын капшады,
Сандык яннары калмады,
Тик курчагын тапмады.