Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 июля 2019 11:03

Этләр турында шигырьләр

Этләр турында шигырьләр Маэмай (М.Җәлил) Минем бар бер маэмаем, Кара борын Акбаем. Күп йөгерә, күп өрә, Күп ишетә, күп күрә… Маэмай (Җ.Тәрҗеманов) Тешләмәсен Акбаем, Сезгә өрә маэмаем: “Ташлар ыргытмагыз, – ди, – Мине котыртмагыз”,, – ди.   Көчек (Г.Әхтәмова) Шаярырга бик ярата Безнең нәни көчек. Һич туктамый сикерә ул, Алга-артка...

Этләр турында шигырьләр

Маэмай (М.Җәлил)

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә…

Маэмай (Җ.Тәрҗеманов)

Тешләмәсен Акбаем,

Сезгә өрә маэмаем:

“Ташлар ыргытмагыз, – ди, –

Мине котыртмагыз”,, – ди.

 

Көчек (Г.Әхтәмова)

Шаярырга бик ярата

Безнең нәни көчек.

Һич туктамый сикерә ул,

Алга-артка төшеп.

Юри генә тешли кулны,

Ялый борын очын.

Күнегүләр ясый шулай,

Тизрәк үсәр өчен.

Көчегем (Л.Әмирханова)

Бар минем бер көчегем,

Көчегем – бөтерчегем.

Әйткән сүземне аңлый,

Дусларымны да таный.

Кая гына барсам да,

Артымнан бер дә калмый.

Шундый өлгер көчегем,

Көчегем – бөтерчегем.

Кызыклы шәкерт (Г.Тукай)

— Әйдәле, Акбай, өйрән син,

арт аягың белән тор;

Аума, аума, туп-туры тор,

төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син,

мин әле бик кечкенә;

Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

шунда ауныйсым килә.

Фото: pixabay.com