Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 июля 2019 08:00

Фонетик күнегү

 Балалар, әйдәгез әле, төрле күнегүләр ясап алабыз. Әйе, нәкъ шулай. Кү-не-гү-ләр... Әмма бу юлы иреннәрне хәрәкәткә китерәбез. Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазлар, шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган авазларны әйтеп карыйбыз. Киттекме?... Кем күбрәк белә... Табиб, синең тамгыңны караганда, ничек әйтергә куша? (А-а-а) Урманда адашканда...

 Балалар, әйдәгез әле, төрле күнегүләр ясап алабыз. Әйе, нәкъ шулай. Кү-не-гү-ләр... Әмма бу юлы иреннәрне хәрәкәткә китерәбез. Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазлар, шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган авазларны әйтеп карыйбыз. Киттекме?... Кем күбрәк белә...

Табиб, синең тамгыңны караганда, ничек әйтергә куша? (А-а-а)

Урманда адашканда ничек кычкыралар? (А-у, а-у)

Кыз курчагын ничек йоклата? (Ә-ә-ә, ә-ә-ә)

Атны ничек чакыралар? (Бах-бах-бах! Бах-бах-бах!)

Бал корты ничек безелди? (Беззз, беззз, беззз!)

Барабанга бәргәч, нинди тавыш чыга? (Бум! Бум! Бум!)

Теш дәвалый торган машина ничек выжлый? (В-в-в)

Салкыннан ничек калтырыйлар? (В-в-в)

Күгәрчен ничек гөрли? (Гөлдер-гү, гөлдер-гү)

Мотоциклны ничек кабызалар? (Д-н, д-н, д-н, д-н)

Быргыда уйныйбыз.(Ду-ду-ду, ду-ду-ду)

Көчле җил исә.(Ж-ж-ж)

Табада май кыза. (Ч-ж-ж-ж)

Кигәвен ничек выжылдый? (Ж-ж-ж)

 Чыганак: Абишева Алена сайты