Уеннар аша бала тәрбияләү
Уеннар күптөрле. Сүзле уеннар авазларны, сүзләрне дөрес, ачык итеп әйтергә булышлык итсә, хәрәкәтле уеннар балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык кебек матур сыйфатлар тәрбияли. 3-4 яшьтәге балаларның игътибарлары үзгәрүчән була, шуңа күрә аларга гади сюжетлы уеннар тәкъдим ителә. Мәсәлән, «Кошлар кебек очабыз», «Машиналар гаражга кайта» һәм башка.Билгеле бер биремне үтәргә кирәк булган...
Уеннар күптөрле. Сүзле уеннар авазларны, сүзләрне дөрес, ачык итеп әйтергә булышлык итсә, хәрәкәтле уеннар балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык кебек матур сыйфатлар тәрбияли. 3-4 яшьтәге балаларның игътибарлары үзгәрүчән була, шуңа күрә аларга гади сюжетлы уеннар тәкъдим ителә. Мәсәлән, «Кошлар кебек очабыз», «Машиналар гаражга кайта» һәм башка.Билгеле бер биремне үтәргә кирәк булган уеннар да уйнала, мәсәлән, «Минем яныма килегез», «Тупны куып тотыгыз». Мондый вакытта нәниләрне флаг, шакмак, туплар кулланып кызыксынуларын арттырырга була.
5-6 яшьтәге балаларда исә, сүзле уеннар киң уйнатыла башлый. «Куык», Аю урманында», «Маэмай» уеннары шундыйлардан. Әлеге уеннар сөйләм телен үстерүгә дә ярдәм итә. Нәниләрнең хәрәкәт осталыкларыда арта барган саен, алар белән җитезлек, өлгерлек, сабырлык таләп ителә торган уеннар да уйнарга мөмкин. Уеннарның кагыйдәләре бераз катлаулана, билгеле бер кагыйдәләргә буйсына башлый (күрсәтелгән юнәлеш буенча гына йөгерү). Бу яшьтә бергәләп тимераякта шуарга, җәен ике көпчәкле велосипедта йөрергә өйрәтергә була.
6-7 яшьлек балаларның уеннарында төрле физик күнегүләр, спорт һәм халык уеннары белән мавыга башлыйлар. Балалар белән сигнал буенча хәрәкәт башкара белү, пространствода үз урыннарын таба белергә, өлгерлек, җитезлек, игътибарлылык, кыюлык кебек ихтыяри сыйфатлар тәрбияләргә булышлык итә.
Шулай ук балага уен өчен махсус бер урын гына билгеләп кую дөрес түгел, әлбәттә. Ул, уйнаудан туктагач, уенчыкларын җыеп куярга теләмәсә дә, аларны бер урыннан икенче урынга күчереп өйртүне тыймаска кирәк.
Мисал өчен 3 яшьлек бала яши торган йортны күзаллыйк. Бала уйнаудан туктаган, ләкин уенчыкларын җыярга теләми. Бу мәсәләне хәл итү өчен әнисе ярдәмгә килә. Син, кызым, үзеңнең уенчыкларыңны җыеп куй, ә мин аш бүлмәсендә савыт- саба юам, - ди аңа әнисе. - Ләкин алдан ук килешеп куябыз: барысы да чиста, пөхтә итеп җыештырылган булырга тиеш. Эшне кайсыбыз беренче тәмамлар икән?
Мондый алымны куллану уңай нәтиҗә бирә. Тагын башка алымда кулланырга мөмкин.Урамга чыгар вакыт җитте, баланың уенчыкларын җыештыртыр өчен әнисе, кызына: Курчагыбыз Айсылу, син карап тор минем кызым уенчыкларын җыештырсын, аннары миңа әйтерсен, - ди һәм иелеп курчакның колагына нидер пышылдый.
Әлбәттә кызга бик кызык тоела, аның әнисе ни пышылдаганын беләсе килә. Әнием, син ни дип әйттең ул курчакка , - дип сораячак. Юк, әйтмим. Бу - сер. Бүлмәне җыештыр анныры әйтермен ди.
Кыз әлбәттә бүлмәне җыештырачак һәм курчагынын аңа карап торганың күргәч тырышачак.
Әнисе бүлмәгә кергәч кызының уенчыкларын җыеп куюын күргәч мактаячак, һәм курчакка ни әйтүен әйтәчәк.
Бала, әлбәттә мактау сүзе ишеткәч шатланачак, башка вакытта да теләп җыештырачак.
Бу очракта әнисе кулланган сюжетлы- образлы уен әхлакый тәрбия бирү алымы да булып тора.
Баланың уенчыкларын даими рәвештә бергәләп карап, юып, билгеле бер урынга әйбәтләп урнаштыруда мөһим. Ватык уенчыкларны бергәләп төзәтергә мөмкин. Уенчыкларны «дәвалау» да образлы ярдәмендә сюжетлы-рольле уен рәвешендә оештырырга мөмкин. Йомгаклап шуны әйтергә була, уен баланы активлаштыра, аңарда иптәшлек, дуслык, бер-берсенә карата,үзара ихтирам итү хисе тәрбияли, аның акыл үсешенә йогынты ясый.
Инфоурок