Балаларда замана чире
Хәзерге балалар турында сөйләгәндә, башка иң беренче килгән уй: «алар гел телефонда утыра». Бу хакта табибларда, галимнәр дә, журналистлар да, әти-әниләр дә сөйли. Әмма вазгыять үзгәрми диярлек. Балалар интернетта кирәкле мәгълүматны да, гел кирәкмәгәнен дә эзләүләрен дәвам итә. Кемнеңдер акыл үсеше туктала, ә кемдер халыкара мәгълүматны үзенә сеңдерә. Әлеге очракларда...
Хәзерге балалар турында сөйләгәндә, башка иң беренче килгән уй: «алар гел телефонда утыра». Бу хакта табибларда, галимнәр дә, журналистлар да, әти-әниләр дә сөйли. Әмма вазгыять үзгәрми диярлек. Балалар интернетта кирәкле мәгълүматны да, гел кирәкмәгәнен дә эзләүләрен дәвам итә. Кемнеңдер акыл үсеше туктала, ә кемдер халыкара мәгълүматны үзенә сеңдерә. Әлеге очракларда балада сәламәтлек белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин.
Начар йокы
Галимнәр ачыклаганча, смартфоннарга бәйлелек йокысызлыкка китерергә мөмкин. Бала йокларга яткач, еш кына аның йокысы ачыла һәм интернеттан берәр кызыклы әйбер эзли башлый. Мондый мавыгу аркасында бала еш кына иртәнгә таба гына йоклап китә. Ә соңыннан мәктәпкә бара алмый. Бала йокларга ятканда гаджетның кайда булуын тикшерергә киңәш итә белгечләр. Телефон белән йокы арасында кимендә ике сәгать аерма булырга тиеш. Бу вакыт эчендә бала игътибарын читкә юнәлтә һәм йокыга әзерләнә ала.