Баланың проблемаларын аңлыйбызмы?
Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Бала – гаиләнең көзгесе. Ата–ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Ә балага авыр вакытта ата-ананың игътибары тагы да артырга тиеш. Әйдәгез, уйлап карыйк әле, без баланың уңышларына һәм проблемаларына...
Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Бала – гаиләнең көзгесе. Ата–ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Ә балага авыр вакытта ата-ананың игътибары тагы да артырга тиеш. Әйдәгез, уйлап карыйк әле, без баланың уңышларына һәм проблемаларына ничек карыйбыз соң? Аның проблемаларын аңлыйбызмы? Бала мәктәптә кәнагатьләну хисе белән укысын өчен без ата-аналар балага ярдәм итәргә тиешбез.
Балага информацияне күп һәм берьюлы итеп бирмәгез. Бала - бала булып калырга тиеш. Артык түгәрәкләр, секцияләр баланың аруына, тиз ярсучанга әйләнүенә, эшчәнлеге кимүенә китерә. Әгәр бала өчен спорт яки музыканы мөһим дип уйлыйсыз икән баланы түгәрәккә бала укырга кергәнче яисә укырга кереп бераз вакыт үткәч бирергә кирәк.
Баланың көндәлек режимы дөрес көйләнергә тиеш. Мәктәптән кайту белән аны язарга, укырга мәҗбүр итмәгез. Аңа саф һавада йөрергә уйнарга, йөгерергә, сикерергә рөхсәт итегез. Көндезге йокы да комачау итми. Өй эшләрен эшләр өчен иң уңай вакыт кичке 5 белән 7 арасы. Йоклар алдынна балага хәрәкәтле уеннар, копмьютер? телевизор карауны чикләргә кирәк. Кичке 9 дан да калмыйча бала йокларга ятырга тиеш.
Баланы күбрәк һәм урынлы мактагыз. Дәфтәрдәге пычрату, ятланмаган шигырь, пычранган кием салым өчен баланы ачулану баланын үз үзенә ышанычы кимүенә китерә. Аны игътибар белән тыңлап аңа үзегезнең акыллы киңәшләрегезне бирегез.
Баланың мәктәп турында сөйләвен игътибар белән тыңлавыгыз сорала. Сезгә бик мөһим булып тоелмаган әйберләр бала өчен бик мөһим булырга мөмкин. Сезнең кызыксынуны күреп балада үз-үзенә ышаныч туа.
Бала белән күбрәк аралашыгыз. Аның кәефенә, үз-үзен тотышына аппетитына игътибар итегез. Әгәр баланың мәктәпкә барасы килмәсә, начар ашый, йоклый башласа бу начар адаптация турында сөйли. Баланы нәрсә борчуын сорагыз, аны тынычландырыз, аның уңышлары түгел, ә үзенең мөһим икәнен аңлатыгыз.
Психологик комфорт. Мәктәп белән бәйле әйберләр - пенал, сумка, прическа, иртәнге аш, мәктәпкә баруның уңай эмоцияләр тудыруын тәэмин итегез. Һәрвакыт кайгыртучан, яратучан әти-әни булып калыгыз. Шул вакытта гына бала сезне үзенең уңышлары белән сөендерер.