«Әгәр дә бала начар сүз әйтсә, ата – аналарга нәрсә эшләргә»
Кечкенә балалар тирә – юньдәге бар нәрсәне күреп, ишетеп бик тиз үзенә сендерә. Бала аны күреп һәм ишетеп кенә калмый, ул аны исендә калдыра. Һәм бер генә дә олы кеше балага алай эшләмәскә куша алмый. Шуңа күрә, америка психологы Алан Фромм язуынча, тәмсез сүзләрне кулланмауны тыю авыр. Бала янында, без...
Кечкенә балалар тирә – юньдәге бар нәрсәне күреп, ишетеп бик тиз үзенә сендерә. Бала аны күреп һәм ишетеп кенә калмый, ул аны исендә калдыра. Һәм бер генә дә олы кеше балага алай эшләмәскә куша алмый. Шуңа күрә, америка психологы Алан Фромм язуынча, тәмсез сүзләрне кулланмауны тыю авыр. Бала янында, без олылар, андый сүзләрне әйтүдән тыелырга тиешбез. Әгәр бала әшәке сүзләр куллана икән, димәк, андый тәмсез сүзләрне ул гаиләдә түгел, урамда өйрәнгән дип санарга була. Урамда, транспорт чараларында, телевизорда, үзен чолгап алган тирәлектә бала андый сүзләрне ишетә һәм ота.
Яңа ишеткән сүзләрне, яңалыкларны, бала олыларга әйтеп бирергә ашыга, кечкенә яшьтәге балалар, үз яшьләренә хас булганча, зур горурлык хисләре белән үзенең ишеткәннәрен, нәкъ алар кебек кабатлап, өлкәннәр алдында мактаналар. Олы кешеләрнең реакциясен тикшерү максаты белән дә балалар ул сүзләрне кабатларга яраталар. Бала безнең игътибарны үзенә юнәлтү өчен нәкъ менә шулай эшли дә: «Әни миңа кибеттә яңа уенчык алмагач, хәзер мин аның ачуын китерәм, минем өчен ул оялсын!»
Шуңа күрә, балалардан андый сүзләрне ишеткәндә без аларга тыныч кына, артык хисләр чыгармыйча алай әйтергә ярамаганны аңлатырга тиешбез. Дорфа сүзләрсез генә сөйләшү рәвешен без аларга күрсәтергә тиешбез. Кайвакытта бала үзе нәрсә сөйләгәнен дә белмичә, андый дорфалыкны куллана бит.
Кечкенәләргә озын нотацияләр сөйләргә кирәкми. Ул без әйткәннәрнең барысын да ишетмәскә, тәртибен үзгәртмәскә мөмкин.
Әгәр дә бала җәмәгать урынында дорфа сөйләшсә, аның өчен гафу үтенергә һәм сөйләшүне бүтән темага үзгәртергә кирәк. Бүтәнчә эшләсәгез, кешеләр алдында сез баланы орыша башласагыз, бала ярсырга мөмкин. Ярсыганда бала барлык белгән тәмсез сүзләрен әйтеп ташларга мөмкин. Беркайчан да балага бармак янамагыз. Уйлагыз, балагыз сезгә ул сүзне үч итеп тә шунда ук әйтергә мөмкин. Янаган очракта сезгә аны бит җәзага тартырга кирәк булачак.
Шулай итеп:
Андый сүзләрне әйтергә ярамаганны аңлатыгыз.
Дорфа сүзләрне нинди сүзләр белән алмаштырырга кирәклеген күрсәтегез.
Орышмагыз.
Баланың агрессиясен чыгару өчен бүтән төрле чаралар (уеннар) уйлап табыгыз.
Игътибарын бүтән нәрсәгә юнәлтегез.
Җәза белән куркытмагыз.
Җәмәгать урынында булсагыз, бала өчен гафу үтенегез.
Вәлиәхмәтова Динара.