Атаның каны, ананың сөте: Әти тәрбиясе малайларга гына мөһим түгел!
Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Ләкин бала тәрбиясендә әтиләр дә мөһим роль уйнарга тиеш. Әти назына малайлар да, кызлар да берүк дәрәҗәдә мохтаҗ. Әти мәхәббәтенә төренеп үскән балалар бәхетле һәм үз максатына ирешүчән булып үсә. Гаиләдә әтиләрнең роле турында сөйләшик....
Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Ләкин бала тәрбиясендә әтиләр дә мөһим роль уйнарга тиеш. Әти назына малайлар да, кызлар да берүк дәрәҗәдә мохтаҗ. Әти мәхәббәтенә төренеп үскән балалар бәхетле һәм үз максатына ирешүчән булып үсә. Гаиләдә әтиләрнең роле турында сөйләшик.
«Кыз тәрбия кылу угыл тәрбия кылу түгел: угылга яраган юллар кызга ярамый, кызга яраган эшләр угылга килешми». Гаяз Исхакый
Әти бала өчен якын кеше генә түгел, ә чын ир үрнәге, төп ышаныч һәм терәк, дисциплина һәм тәртип күрсәткече. Күз алдына китерегез әле, балалар бакчасында хатын-кызлар тәрбия бирә, мәктәпләрдә укытучы апалар эшли, шулай итеп, бу хатын-кыз эше дип, әтиләр икенче планга кала кебек. Гаиләдә әти кешегә аерым игътибар бирелү мөһим. Әниләргә аларны гаепләргә ашыгырга кирәкми. Әтилек хисләре әнигә караганда соңрак килә. Һәм ир-атның бала тәрбияләүдә катнашуын хатын-кыз үзе дә хәл итә. Ирегездән сезгә бала карашуын сорагыз. Нәкъ шулай, сорагыз, ә таләп итмәгез, тавыш күтәрмәгез, ачуланышмагыз.
Заманча җәмгыять акрынлап бала тәрбияләүдә әтинең роле акча табу белән генә чикләнмәвен аңлый башлады. Әти әни бирә алмаган тәрбияне бирә ала. «Күпме мәктәпләр, институтлар, университетлар булуга карамастан, яхшы әтидән башка яхшы тәрбияле балалар да була алмый», – дип язган Н.Карамзин. Әти баланың үзбәясен формалаштырырга да ярдәм итә. Кагыйдә буларак, ир-атлар баланы азрак иркәләве аша аларны мөстәкыйль булырга, үздисциплинага өйрәтә.
Дәвамы бар
Галимҗанова Гөлнара
Рафаэль кызы