Балага мәхәббәт
Һәрбер әти-әни дә баласының тәрбияле, акыллы кеше булып үсеп җитүен телидер. Без балага «яхшы» һәм «начар» дигән төшенчәләрне, олыларны, якыннарын хөрмәт итәргә, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәтәбез. Бала белән уртак тел табу, аңа гел «юк» дип әйтеп торуга караганда авыррак. Психологлар әйтүенчә, баланы тәрбияләүдә иң мөһиме ‒ ярату. Балага үзеңнең яратуыңны...
Һәрбер әти-әни дә баласының тәрбияле, акыллы кеше булып үсеп җитүен телидер. Без балага «яхшы» һәм «начар» дигән төшенчәләрне, олыларны, якыннарын хөрмәт итәргә, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәтәбез. Бала белән уртак тел табу, аңа гел «юк» дип әйтеп торуга караганда авыррак. Психологлар әйтүенчә, баланы тәрбияләүдә иң мөһиме ‒ ярату. Балага үзеңнең яратуыңны ничек җиткерергә соң?
Әти-әниләр «малайларны күп кочакласаң, алар җиңел холыклы булмаслармы?», «кызларны күбрәк үбәргә кирәкме?» дигән сорауларга җаваплар эзлиләрдер. Америка психологы Верджиния Сатир әйтүенчә: «Балага көненә 4 кочаклау җитә, үзен бик яхшы хис итсен өчен ‒ сигез, ә ул шәхес буларак үсеп җитсен өчен ‒ 12».
Балаларны кочакларга ярый һәм кирәк, үбәргә, мактарга да. Бала чакта биргән мәхәббәт, балага олы тормышта да таяныч булачак. Ләкин, һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш, баланы ярату белән артык иркәләргә ярамый, ул эгоистка әверелмәсен.
Баланы артык иркәләмичә генә ничек мәхәббәтне белдереп була соң? Баланың кулларына тиеп китәргә, чәчләрен, башыннан сыпырырга, аркасына суккалап яратырга була. Балага наз һәм тәрбия көн дә кирәк.
Әти-әни мәхәббәте балага яңа үрләр яуларга булышырга тиеш. Балагызга беркемгә ышанмаган кебек ышаныгыз, ул аны тормышындагы төрле мизгелләрендә сизәчәк. Шулай ук баланың фикерләренә дә колак салырга өйрәнергә кирәк. Әти-әни мәхәббәте бала өчен канат бирә.