20 декабря 2019 11:39
Баланың тән температурасын ничек итеп үлчәргә
Тән температурасын без градусникны култык астына куеп үлчибез. Моның өчен градусникны куйгач, кулны кысып торырга кирәк, шул очракта гына ул дөрес булачак, кимендә 5 минут көтәргә кирәк. Кайбер чыганакларда 10 минут дип тә язалар. Тән температурасын дөрес үлчәү өчен доктор Комаровскийдан берничә киңәш тәкъдим итәбез: Култык астындагы тән тиресе коры...
Тән температурасын без градусникны култык астына куеп үлчибез. Моның өчен градусникны куйгач, кулны кысып торырга кирәк, шул очракта гына ул дөрес булачак, кимендә 5 минут көтәргә кирәк. Кайбер чыганакларда 10 минут дип тә язалар. Тән температурасын дөрес үлчәү өчен доктор Комаровскийдан берничә киңәш тәкъдим итәбез:
- Култык астындагы тән тиресе коры булырга тиеш.
- Кулны тәнгә кысып торырга кирәк.
- Шулай ук термометрны кабат 5 минутка куеп торырга була, бу вакытта тикшереп карау өчен дип аны алып карарга кирәкми.