Тотлыгу
Әти-әни баласы өчен һәрвакыт борчылып тора. Ә менә бала кинәт кенә тотлыга башласа нишләргә, үзеңне ничек тотарга? Тотлыгу аркасында бала үз эченә бикләнергә, артык оялчан булып калырга мөмкин бит. Ә нәрсә соң ул тотлыгу? Без сөйләшкәндә «нәрсә соң соң ул сөйләшә белү?» дигән сорауны башыбызга да кертмибез, ә менә тотлыккан...
Әти-әни баласы өчен һәрвакыт борчылып тора. Ә менә бала кинәт кенә тотлыга башласа нишләргә, үзеңне ничек тотарга? Тотлыгу аркасында бала үз эченә бикләнергә, артык оялчан булып калырга мөмкин бит.
Ә нәрсә соң ул тотлыгу? Без сөйләшкәндә «нәрсә соң соң ул сөйләшә белү?» дигән сорауны башыбызга да кертмибез, ә менә тотлыккан кеше өчен бу проблемага әйләнә. Тотлыгу ул сөйләм аппаратының кыскаруы аркасында кайбер авазлар югалу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Тотлыгуның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: нерв авырулары, туганда алган имгәнүләр, психик травмалар, шулай ук әти-әни баланың сөйләме өстендә эшләмәсә дә, тотлыгу килеп чыгарга мөмкин икән.
Ничек кенә булса да, бала тотлыга башласа, табика мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул аның сәбәбен ачыклар һәм дәвалау ысулларын тәкъдим итәр. Әти-әниләр игътибарына тотлыга торган бала белән үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен тәкъдим итәбез:
- Балага үз фикерен әйтеп бетереү мөмкинлеге бирергә кирәк.
- Баланы сөйләүдән туктатырга, яңадан сөйләтергә кирәкми.
- Бала сөйләгән вакытта, аңа булышырга, төрле сүзләр табырга ярдәм итмәскә.
- Сөйләм вакытында әңгәмәдәшнең күзенә карап сөйләшергә.
Әти-әниләр бер әйберне истә тотсыннар иде, тотлыгуны бетерергә була, ләкин моның өчен тырышырга туры киләчәк, югыйсә бала бу кимчелектән гомере буе котыла алмаячак.