Транспортта үзеңне ничек тотарга?
Көннәр үтә, яз кышны алмаштыра. Вакыт үткән саен, син дә үсә барасың. Башта әти-әниең, әби-бабаң сине балалар бакчасына илтә. Аннары инде син үзең генә мәктәпкә йөри башлыйсың. Сыйныфташларың белән бергәләп кинога, театрга барган вакытларың да булыр әле. Шулвакыт сиңа җәмгыять транспортыннан файдаланырга да туры килер. Ә әдәпле кеше транспортта үзен...
Көннәр үтә, яз кышны алмаштыра. Вакыт үткән саен, син дә үсә барасың. Башта әти-әниең, әби-бабаң сине балалар бакчасына илтә. Аннары инде син үзең генә мәктәпкә йөри башлыйсың. Сыйныфташларың белән бергәләп кинога, театрга барган вакытларың да булыр әле. Шулвакыт сиңа җәмгыять транспортыннан файдаланырга да туры килер. Ә әдәпле кеше транспортта үзен ничек тота соң? Әйдәле, шуны бергәләп карап китик.
Этикет кагыйдәләре буенча, шәһәр транспортына кергәндә, ир-атлар иң элек хатын-кызларны кертергә тиешләр.
Үзен хөрмәт иткән һәркем, уңайлы урынга утыру өчен, башка пассажирларны этә-төртә керергә ашыкмас. Иң элек ул олы яшьтәге кешеләрне, инвалидларны, йөкле хатыннаннарны һәм кечкенә балаларны үткәрер.
Киләсе тукталышта ук төшәсе булмасаң, ишек янында басып торма, салон эченә үт.
Транспортка кергәндә, башка пассажирларга комачауламас, аларга бәрелмәс өчен, аркаңдагы рюкзак-букчаларыңны салып, кулыңа тот.
Олы яшьтәге кешеләргә, йөкле хатыннарга һәм балалы пассажирларга урын бир.
Җәмәгать транспортында киемнәрдәге кар яисә яңгыр тамчыларын кагарга, түгелә, чәчелә торган ризыклар ашарга ярамый.
Салонда чәч тарамыйлар, тырнак чистартмыйлар, борында, тештә, колакта казынмыйлар.
Күзләреңне сакла: хәрәкәт вакытында укып барма.
Башка пассажирларга күз алмыйча карап бару, аларга терәлеп тору – әдәпсезлек билгесе.
Салонда кеше күп булып, кулыңда торт, чәчәк бәйләме яисә башка күләмле әйбер булу сәбәпле, син махсус тоткычларга тотынып бара алмасаң, утырып торган пассажирлардан ярдәм сора. Алар, әлбәттә, синең кулыңдагы әйберне тотып барырга ризалашырлар.
Транспортта каты итеп кычкырып сөйләшергә, шаркылдап көләргә, бар кеше ишетерлек итеп телефоннан гапләшергә, дусларың белән бәхәсләшергә ярамый.
Салондагы утыргычларны буяма, аларга рәсем ясама, язма.
Автобуста кеше күп булса, төшәсе тукталышыңа алдан ук әзерлән. Алдыңда басып торган кешеләрдән “Сез киләсе тукталышта төшәсезме?” дип сора, төшмәсәләр, үзеңне үткәрүләрен үтен. Ләкин беркайчан да, авызыңа су капкандай, терсәкләрең белән башкаларны этә-төртә, үзеңә юл ярма.
Тирә-яныңдагыларга игътибарлы бул. Шулвакытта, синең һичшиксез, юлларың уңар!
текст: Гөлнара Хәйдәрова